Добавить новость
123ru.net
Все новости
Август
2015

Елата да, елмайта да торган китап

0

Кулыма священник Димитрий Сизов төзегән «Письма кряшен Н. И. Ильминскому» дигән китап килеп керде. Игътибар белән укып чыктым. Керәшен халкы, аны халык буларак саклап калу өчен Николай Ильминский, Василий Тимофеев кебек гаҗәеп зур, саллы, русча әйтсәк, колоссаль хезмәт куйган кешеләр турында үземне шактый гына хәбәрдар дип саный идем. Бу китап күземне дә, күңелемне дә икенче яктан ачты. 

Монда бирелгән хатларның эчкерсезлеге, йомшаклыгы, шул ук вакытта эшлекле булуы хат авторларының Н. Ильминскийга (шулай ук В. Тимофеевка) хөрмәтен күрсәтә. Хатларда кеше язмышы да, халык тормышы да, җан сафлыгы, күңел халәте дә ярылып ята. Кайберләрен укыганда күздән яшь килә, эчкерсез елмайта торганнарына да юлыгасың. Кызганыч, китап авторы бу хатларның шактые югалганлыгы турында да яза.

Священникларның Николай Ивановичка ничек дәшүләренә генә күз салып чыксак та, хөрмәтнең ни дәрәҗәдә югары булуын аңлыйсың: “Научающий меня добру Николай Иванович”, “Ваше высокопревосходительство”, “добрейший”, “предобрейший”, “Его превосходительство господин директор”, “добрейший благодетель”, “отец мой дорогой”, “наставник мой изначала”, “истинный отец мой”, “святый отец наш”, “милостивый государь”...

Хатларга күз салсак, (шунысын да күрәбез), хат авторлары курку, яисә ясалма хөрмәт белән генә язмаган, уку-укыту, чиркәү мәсьәләләре, төрле проблемалар күтәргәннәр. Үз тормышлары, кызыклы вакыйгалар, төрле яңалыклар турында укытучыларын үз аталарыдай күреп, якын итеп язганнар, хәл-әхвәл дә белешкәннәр, тормыш-көнкүрешкә дә кагылганнар.

Тарих фәннәре кандидаты А.В. Фокин хатларга күзәтү, фәнни билгеләмәләр белән тирән анализлы кереш сүз язган.

Керәшен халкының тарихы, аның дине, тормышы белән кызыксынучылар, халык язмышында тирән эз калдырган кешеләр турында белергә теләүчеләр китапны берсүзсез укып чыгарга тиеш, дип уйлыйм мин.

Священник Димитрий Сизов бу олы хезмәте өчен зур рәхмәткә лаек. Булдыра алган хәтле халкыбызга хезмәт итәргә булышсын Сезгә Ходаебыз. Бик олы эш башкаргансыз. Куйган тырышлыкларыгыз халыкка хезмәт итсен!

Лидия Пасыева,

Мамадыш районы Усали мәктәбенең тарих укытучысы






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net