Добавить новость
123ru.net
Все новости
Август
2015

Әгерҗенең 1нче гимназяи укытучысы - икейөзмеңче

0
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үзенең рәсми сайтында «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проекты кысаларында уздырыла торган, акчалата бүләкләүгә лаек иң яхшы укытучыларны сайлап алу буенча бәйге җиңүчеләре исемлеген урнаштырды. Әлеге исемлектә – 2015 елда җиңү яулаган 65 педагог. Аларның 26сы – 200 мең сум грантка лаек булучылар. Шулар арасында 1нче гимназия укытучысы Әлфинә РИЗВАНОВА да бар. 
   


Хезмәттәшем Әлфинә Әхтәмҗан кызы – 24 ел укучыларны туган телне яратырга, аның нечкәлекләрен аңларга, дөрес сөйләшергә, язарга өйрәтү эшендә. Һәр дәрескә ныклап әзерләнеп, укучыларда белемгә омтылыш, туры сүзлелек, гаделлек тәрбияләү өчен бөтен барлыгын бирүче татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе ул.
Аның һәр дәресе кызыклы, мавыктыргыч. Артистлар кебек зур осталык белән шигырьләр укып, аларны укучы күңеленә җиткерә белә. Хәтта шук малайларны да хисләнергә, уйланырга мәҗбүр итә. Татар телендә бер генә сүз белмәгән укучылар белән дә уртак телне тиз таба, Татарстанда яшәүче һәр кеше татар телен белергә тиешлегенә җайлап төшендерә Әлфинә ханым. Укытучының укучыларга биргән белеменең тирәнлеген Бердәм республика тесты нәтиҗәләре дә күрсәтеп тора. 
Сәләтле укучылар белән эшләү аеруча игътибар үзәгендә аның. Ул андый укучылар белән эшләү программасы төзеде һәм бу эшне индивидуаль рәвештә алып бара. Тырыш хезмәтенең җимешләре – укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча район күләмендә генә түгел, республикада җиңүгә ирешүләре. 
Әлфинә Әхтәмҗан кызы – укучылар өчен укытучы гына түгел, чын өлкән дус та. Шәкертләре аның белән уй-фикерләрен уртаклаша, аңа киңәшләр сорап килә. Ә ул бервакытта да вакытын кызганмый, гел алар янында булырга тырыша.
Төрле һөнәри  бәйгеләрдә катнашырга да вакыт таба Әлфинә ханым. "Ел укытучысы–2015" бәйгесенең "Милли традицияләрне саклаучы" номинациясе, татар теле укытучыларының "Мастер-класс" бәйгесенең муниципаль туры җиңүчесе, авторлык программалары конкурсы лауреаты. Мин аңа үз итеп: "Син очасың да, йөзәсең дә, йөгерәсең дә", – дим. Кыскасы, бөтерчек кебек син, афәрин! Җитешмәгән җире юк бу кечкенә генә буйлы ханымның. Укытучыларны җыеп ТНВ каналындагы "Башваткыч " тапшыруына, укучыларны "Тамчы-шоу" телевизион бәйгесенә алып баручы да, ел саен "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә башлап йөрүче дә, балалар белән Казанга шул акциягә баручы да ул бит. Гимназиядә татар теле укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, профсоюз комитеты лидеры булуын да кушсаң, ничек барысына да өлгерә икән дип,  аңа сокланмый мөмкин түгел.
Заман белән бергә атлаучы укытучы булу бер дә җиңел түгел. Моның өчен күп укырга, күп белергә, иң мөһиме, балаларны яратырга, хөрмәт итәргә, вакыт турында уйламыйча, үз эшеңә фанатларча бирелергә кирәк. Әлфинә Ризванова – әнә шундыйлардан. Аның хезмәте Россия Хөкүмәте тарафыннан бик югары бәяләнеп, 200 мең сумлык грантка лаек булуы – коллективыбыз өчен зур шатлык. Чын күңелдән хезмәттәшебезне зур җиңүе белән котлап, яңа уку елында яңа уңышлар телибез.  
Гөлназ ЗАКИРОВА,
1нче гимназия укытучысы.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net