Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш
Республикабызда балалар хокукларын пропагандалаган бәйгеләр күп түгел. Ләкин һәр сабыйга үз хокукларын белү зарур. Бала аларны укып кына түгел, ә гамәлдә кулланырга өйрәнсә, тагын да яхшырак.
Шул нисбәттән, “Бала – хокук дөньясында” дигән мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы быел икенче тапкыр уздырыла. Инде былтыргы “беренче коймак” та бер дә төерле булмаган, киресенчә, бик уңышлы чыккан. Яшьләр арасында бәйге кызыксындыру уятып, конкурсның чираттагысын уздыруга этәргеч булган. Читать дальше...
