Добавить новость
Главные новости Лисичанска
Лисичанск
Март
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Икътисад, махсус операция һәм дин: Путин белән Миңнеханов очрашуының төп темалары

0
Реклама
Top 6 nutrition questions men should ask themselves after 40

To maintain health and remain full of energy, men will be helped by this

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга төбәк үсеше турында сөйләде. Очрашуның ничек узуы, Россия һәм Татарстан лидерлары аралашуында игътибарны җәлеп иткән нәрсәләр турында «Татар-информ» күзәтүчесе Альберт Бикбов язмасында.

Беренче тәэсирләр

Очрашудан беренче көчле тәэсир – сөйләшүнең җылы, өйдәгечә диярлек мохиттә узуы. Владимир Путинның Рөстәм Миңнехановны: «Рөстәм Нургалиевич, ничек хәлләр?» – дип, ягымлы итеп сәламләве дә игътибарны җәлеп итте.

Дипломатик кечкенә деталь-ишарәләр: Рөстәм Миңнеханов кигән костюм һәм галстук Владимир Путин киемендәге төсләргә тиңдәш иде. Бу да бердәмлек турында вербаль булмаган билге санала.

Очрашу барышында Владимир Путин докладчыга уңай мөнәсәбәт күрсәтте.

Республика халкын җәлеп итүнең элек әйтелмәгән саннары әйтелде: «СВО башыннан контрактчылар, мобилизацияләнгәннәр 38169 кеше булган».

Фото: © «Татар-информ»

Төп тема

Рөстәм Миңнеханов докладын җыйнак, төгәл, әмма шул ук вакытта күләмле тотты. Ул иң мөһим темадан: төбәкләрнең махсус хәрби операциягә ярдәм итүеннән башлады.

Республика халкын җәлеп итүдәге элек әйтелмәгән саннар әйтелде: «Махсус операция башланганнан бирле мобилизацияләнүчеләр, контракт төзеп китүчеләр 38169 кеше булган». Бу Россия төбәге өчен, һичшиксез, зур, тәэсирләндерә торган сан.

Сан күрсәткечләреннән тыш, Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкының хәрби хәрәкәтләр кырындагы батырлыгы турында да мәгълүматлар китерде: «Бездә 15 Россия Герое бар, аларның 7сенә бу исем үлемнәреннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби Батырлык ордены белән бүләкләнде». Монда республика эстафетаны Бөек Ватан сугышында катнашучыларыннан кабул итеп алды. Ул вакытта ТАССРның 225 кешесенә иң югары хәрби исем – Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 48 фронтовик Дан орденының тулы кавалеры була.

Әмма кешеләрдән тыш, республика махсус операциягә гаять зур финанс ресурслар белән дә ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, монда 36 миллиард сумнан артык акча турында сүз бара. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә ярдәм итү буенча ил президенты йөкләмәләре дә үтәлә.

Татарстанның махсус операциядә катнашуы Россия президенты тарафыннан иң уңай бәя алды. Татарстанлылар адресына «афәрин», «батырларча сугышалар» дигән сүзләр яңгырады.

Татарстан өчен төбәк моделенең база скрепларының берсе – милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау мөһимлеге.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Татарстанда тынычлык һәм татулык

Икенче бик мөһим тема – милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау. Шунысы кызыклы, Владимир Путин Татарстан Рәисе докладын шәрехләп, Татарстанның дини агымнарның барысына да тигез һәм уңай мөнәсәбәттә булуына гына түгел, ә «дини оешмалар саны буенча Татарстанның беренче урынны алып торуына да» игътибар юнәлтте.

Владимир Путин ислам уку йортлары эше белән аерым кызыксынды. Миңнеханов моңа җентекле җавап бирде.

«Эшли, Владимир Владимирович, сезнең йөкләмә буенча: Болгар академиясе дә, Казандагы институт та, мәдрәсәләр дә – барысы да әйбәт эшли», – диде ул.

Путин һәм Миңнеханов дин әһелләрен монда, туган илдә әзерләү мөһимлеге турында да фикер алышты.

«Хәтерлисезме, чит илдә бушлай укып, бездә хаталар булган иде. Бушлай бернәрсә дә була алмый. Ә монда тулысынча тынычлык һәм татулык. Бу – тотрыклылык һәм үсеш нигезе», – диде Миңнеханов, 10 ел элек илдән читтә дини белем алган дин әһелләре йогынтысында килеп чыккан дини экстремизм турында искә төшереп. Ул вакыттан бирле мондый нәрсәләргә юл куймас өчен бик зур эш башкарылган. Владимир Путин да башкарылган эш белән бик риза булган.

Президент Алабугада җитештерелә торган «Aurus» автомобилен бәяләде: «Яхшы машина!»

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бу – бик яхшы күрсәткеч

Төбәк җитәкчеләренең докладында икътисади үсеш турында исәп-хисап традицион рәвештә зур урын алып тора. Монда да Владимир Путин Татарстан икътисадындагы йомгак саннарга уңай бәя бирде.

Ул узган еллар дәверендә төбәк тулай продуктының 3 тапкырга диярлек артуын әйтте.

«Экспортның гомуми күләмендә чимал булмаган экспорт өлеше 2 тапкырга диярлек артты. Бу – бик яхшы күрсәткеч», – диде Владимир Путин, канәгатьлек белдереп.

Миңнехановның докладын шәрехләп, Владимир Путин гомуми саннарны тирәнтен белүен генә түгел, ә Татарстанда җитештерелә торган продукциянең техник детальләреннән хәбәрдар булуын да күрсәтте. Бу – күп нәрсә турында сөйли.

Мәсәлән, ул Алабугада җитештерелә торган «Aurus» автомобилен: «Яхшы машина!» – дип мактады. Ә яңа «Ми-38» вертолеты турында: «Бик югары тизлекле!» – диде. Владимир Путин Татарстанда җитештерелә торган беспилотникларны да телгә алды.

Узган елда 3,45 млн квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Тормыш өчен инфраструктура

Рөстәм Миңнеханов докладында төзелеш һәм торак инфраструктурасына аерым блок багышланган. Һәм бу очраклы түгел – узган елда Путин указы белән ул «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясе рәисе итеп билгеләнде.

«Иң мөһиме, бу төзелешкә федераль ярдәм өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бездә узган елда барлык төр объектлар: социаль, мәдәният, инженерия инфраструктурасы объектлары 16 миллиардка төзелде. Әле беркайчанда болай булганы юк иде. Бу – илкүләм проектлар да, безнең республика проектлары да», – диде Татарстан Рәисе.

Ул узган елда 3,45 млн квадрат метр торак кулланылышка тапшырылганын әйтте.

«Без совет чорында иң күп дигәндә 1 миллион 800гә [квадрат метр] ирештек, 2 миллион – хыял иде. Хәзер 3,4 миллион җиңел генә. Хәзер процент һәм ипотека мәсьәләләре, ниндидер чишелешләр эзлибез. Мин әле «Тормыш өчен инфраструктура» комиссиясен дә [Дәүләт Советыныкы] җитәклим. Владимир Владимирович, [сезгә] мөрәҗәгать итәчәкбез», – диде Миңнеханов.

Иң зур программаларның берсе буларак ул, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны атады. «Без ел саен 700-800, 1000 чамасы күпфатирлы йортларны тәртипкә китерәбез. Тагын 2 ел – барысын да тәртипләп бетерәчәкбез», – диде Татарстан Рәисе.

Узган елда юлларга 200 миллиард сум тотылган: 108 миллиарды – республикага, 92 миллиарды – федераль трассаларга. Түбән Кама – Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы, дәүләт-шәхси партнерлыгы проектлары – Алексеевск – Әлмәт трассасы һәм Казанда Вознесенье тракты төзелгән.

«Сыйфатлы имин юллар» буенча җитди проектлар» дип, Россия лидерына саннар әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу нәтиҗәсе – уңай

Россия Президенты Владимир Путинның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Кремльдә узган очрашу нәтиҗәләрен бары тик уңай дип кенә бәяләргә мөмкин.

Владимир Путинның Миңнеханов докладына уңай шәрехләр генә булуы да игътибарга лаек. Владимир Путин республиканың махсус операциягә ярдәм итүгә җәлеп ителүен һәм зур эшен, шулай ук Татарстанның икътисади үсештәге уңышларын аерым билгеләп үтте. Республикага зур кызыксыну, Владимир Путинның Татарстанга карата зур мәхәббәте сизелә. Һәм, һичшиксез, Татарстанны чәчәк ату, татулык һәм тынычлык юлы белән алып баручы республика лидеры Рөстәм Миңнехановка яхшы мөнәсәбәт һәм ярдәм дә сизелә.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин объявил о старте приёма заявок на участие в чемпионате «Абилимпикс»


Реклама
The most beautiful beach towns with cheap living

A huge number of people around the world dream of one day breaking out of the daily routine

Спорт в России и мире
Москва

Двойной Мартинс: как «Спартак» обыграл «Зенит»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

"Бегали словно кролики": Андреева и Соболенко прокомментировали итоги финала


Загрузка...


160,682 Pageviews
Feb. 17th - Mar. 17th
123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Грачи вернулись в Москву после зимовки





Путин в России и мире
Москва

Путин и Рахмон обсудили ключевые вопросы сотрудничества в Москве


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Замглавы администрации президента РФ: Россия и Беларусь проведут работу по запуску производства БПЛА




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Луганской области
Киев

Вице-президент США обвинил Зеленского в перепалке в Белом доме (ВИДЕО)


Навальный в России и мире

Реклама
The most beautiful beach towns with cheap living

A huge number of people around the world dream of one day breaking out of the daily routine


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Лисичанске, в Луганской области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Концерт

Концерт лауреатов «Золотого граммофона» состоялся в Санкт-Петербурге



Лисичанск

В Челнах представили снегоболотоход, бронированное авто и другую технику местного производства

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net


Реклама
  • ИП Попов А.П.
  • ИНН: 602715631406
Ревматолог: "17 марта 2024 в г.Колумбус запущена квота"

Каждый человек с больными суставами имеет право получить...