Главные новости Лениногорска
Лениногорск
Январь
2026
1
2
3 4 5
6
7 8
9
10
11
12
13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25 26 27 28 29
30
31

Тыйнаклыкка таба борылыш яисә купальниксыз «Мисс Татарстан – 2026» финалыннан репортаж

0

Тамаша залына таба барган чакта бер кыз: «Кызларыбыз белән танышыгыз», – диде һәм кулыма буклет сузды. Әлеге буклетта 30 кызның фотосурәтләре һәм алар турында кыскача мәгълүмат бар иде – исем-фамилиясе, ничә яшь, кайдан. Шулай бәйге башланыр алдыннан катнашучылар белән танышу мөмкинлеге булды.

Кызларның күпчелеге Казаннан (15 кыз). Калганнары Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Иннополис, Лаеш, Лениногорск шәһәрләреннән, шулай ук Ютазы һәм Яшел Үзән районнарыннан. Узган ел әлеге титулны Түбән Кама кызы алган иде. Быел да төп титул башкала кызына бирелмәде.

Шәрык мотивлары, зәвыклы күлмәкләр

Тамаша залына кердем. Әле зал шактый буш булып тоелды. Әмма чара башланып киткәч, буш урыннар үз хуҗаларын тапты. Зал тамашага битараф булмаганнар, үз кадерле кызлары, яраткан дуслары өчен җан атучылар, узган ел катнашучылары, Казанның билгеле шәхесләре белән тулды.

Сәхнәдәге экранда зур ком сәгате рәсеме һәм ике якта башланырга ничә минут калганын исәпләп торучы таймерлар күрсәтелгән иде. Ниһаять, ахыргы ком бөртеге төште һәм чара башланып китте.

Быел оештыручылар көнчыгыш мәдәнияте белән илһамланган. Бу зал бизәлешендә, музыкада һәм костюмнарда күренде. Шәрык музыкасы астында сәхнәгә ап-ак киемнәрдән биюче егетләр чыкты. Кыр-кырыйда ике музыкант. Алар бәрмә уен коралларында уйнады. Ә экранда чүл күренешләре күрсәтелде… Бию тәмамлангач, салмак кына атлап 30 гүзәл кыз чыкты.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Кызларның өстендә бәрхетсыман яшел, зәңгәр, шәмәхә тукымадан тегелгән урта озынлыктагы гади генә, әмма зәвыклы күлмәкләр. Төп акцентны алтын төстәге бизәлеш элементларына – билбауга, җиңнәргә беркетелгән манжетларга һәм асылмалы баш бизәгенә ясаганнар.

Җырлыйлар да, бииләр дә...

Кызлар белән танышу этабы башланды. Ниләр белдек? Иң яшенә – 15, ә иң олысына – 23 яшь. Нишләп 23 яшьтә тукталды икән, дисәм, конкурсның нигезләмәсен карадым – «14 яшьтән 23 яшькә кадәр генә» дип язылган. Монда яшь кенә түгел, башка бик мөһим критерийлар да бар. Конкурста буе 170 сантиметр һәм озынрак, физик параметрлары модель стандартларына якын, сөйкемле кыяфәткә, артистлылыкка ия булган, үзләрен сәхнәдә күрсәтә белгән кызлар катнаша ала.

Кызларның һәркайсы диярлек күпкырлы шәхес булып чыкты: кемдер бии, кемдер җырлый, кемдер профессиональ спорт белән шөгыльләнә, чит телләр өйрәнә. Кыскасы, төрле яклап сәләтле катнашучылар җыелган.

Әлеге этаптан соң кызлар сәхнә артына кереп китте.

Быел купальниклардан чыгу булмады

Алып баручы жюри әгъзалары белән таныштырды. Һәрберсен игълан итеп бетергәнче, кызлар инде дефиле этабына чыгарга әзерләнергә дә өлгерде.

Гадәттә бу этапта кызлар купальниктан чыга. Ләкин, бәхеткә яисә кемнеңдер бәхетсезлегенә, бу тамашаны күрергә насыйп булмады. Быел оештыручылар купальниклардан баш тарткан. Бу Камал театрында узгангамы, көнчыгыш темасына мөрәҗәгать иткәнгәме – билгесез. Әмма әлеге үзгәреш күпләргә ошады.

Кызлар көнчыгыш әкиятләрендәге солтан кызлары кебек киенгән. Өске өлешләрендә ачык изүле топ һәм абая, ә аскы өлештә шаровар-чалбар. Гел ябык та түгел, шулай да башка еллар белән чагыштырганда, күпкә тыйнаграк булган образ килеп чыккан.

1 егет һәм 30 кыз

Бу өлештә кызлар сәхнәдә танылган Россия җырчысы TONI белән булды. Җырчысын да махсус туры китереп сайлаганнардыр инде. Кара сакаллы, бай, матур шейхларга охшап торучы егет. Ул кызларга кирәгеннән күбрәк карамыйча гына җырларга тырышты, ә кызлар исә аның тирәли биеде…

Әлеге этаптан соң жюри әгъзәлары 10 супер финалисты сайларга тиеш иде. Ул арада TONI 4-5 җыр башкарды һәм Казан шәһәрен ошатуы турында да әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татар хатын-кызы ул...»

Суперфиналга үткән кызлар сәхнәгә яңа образлардан чыкты. Менә ул хатын-кызның матурлыгын күрсәтә торга кием! Озын күлмәк, канатсыман киң җиңнәр, зифа буйларын күрсәтеп торучы билбаулар, алтын төстәге бизәкләр...

Киемнәрнең дизайнеры – Екатерина Тонюшкина. Барлык кызлар да чыгып баскач, дизайнерның эшенә югары бәя биреп, залда «Браво!» дип кычкырдылар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Беренче кыяфәт буенча каршы алдылар. Аннары… Конкурсның интеллектуаль этабы башланды. Моның өчен сәхнәгә Джин яши торган «тылсымлы» лампа чыгардылар. Кызлар шушы лампаны ышкырга, ә лампа аларга үз соравын «бирергә» тиеш иде.

Сораулар төрле, ләкин дөрес тә, дөрес түгел дә җаваплар юк. Кызлар монда үзләренең зирәклеген, фикерли, уйлый белүләрен күрсәттеләр. «Ашыкмагыз, монда тизлек түгел, эчкерсезлек мөһим», диде алып баручы кызларга бераз ярдәм иткән булып.

Бер сорауны жюри әгъзасы әйтте. La Primavera Казан дәүләт камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов кызларга төгәл җавап бирә торган сорау әзерләп килгән. «Кем ул муза? Күпме муза бар? Һәм кайсысы музыка өчен җавап бирә?» - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казаннан Евгения Петрова өчен бу көтелмәгән сорау булгандыр. Ул бераз югалып та калды. Күпме муза барлыгын әйтеп бирә алмады, дөрес. Әмма муза була алырдай кешенең сыйфатлары турында фикер йөртеп, залдан җылы алкышлар алды.

Казаннан керәшен кызы Кристина Грибаковага да кызык сорау эләкте. «Татарстан, кеше булса, нинди хатын-кыз булыр иде?» дип сорадылар аннан. «Рус хатын-кызы чапкан атны да туктата ала, янган йортка да керә ала, дип язалар. Ә татар хатын-кызы кешегә үзенең эчке халәте, сүзе, карашы аша тәэсир итә. Минемчә, Татарстанны хатын-кыз образы аша нәкъ менә шушы сыйфатлар белән тасвирлап була», – дип җавап кайтарды ул.

«Иң мөһиме – катнашу»

Тәнәфес башланды. Кешеләр буфет зонасына юнәлде. Мин дә. Биредә тамашачылар төркем-төркем җыелышып аралаша, финал барышы турында фикер йөртә иде. Шунда 2025 елда «II Вице-миссис Татарстан» титулын алган Венера Шәмсетдинованы очраттым. Ул бәйгенең тематикасын ошатуын әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быелгы шоу миңа бик ошады. Көнчыгыш мотивлары, көйләр, биюләр, киемнәр – барысы да искиткеч зәвык белән тәкъдим ителгән. Сәхнәдә бик матур, сәләтле кызлар чыгыш ясады. Шуңа күрә жюри әгъзаларына җиңүчене сайлау җиңел булмаячак. Үзем исә өч кыз өчен аеруча җан аттым, аларның өчесе дә финалга үтте, – диде ул.

Тәнәфес вакытында Кристинаның әнисен Елена Грибакованы да күрдем. Ул дулкынлануын, кызы өчен борчылуын яшермәде.

Ул үзе теләп инде икенче ел рәттән әлеге бәйгедә катнаша. Быел ул үзен тагын да ышанычлырак тотты, азрак дулкынланды. Без кулдан килгәнчә аңа терәк булдык. Әмма безнең сүзләребез һәрчак бер үк иде: иң мөһиме — катнашу, «Мисс Татарстан» кебек зур масштаблы чарада тәҗрибә туплау. Ә хәзер менә аның беренче унлыкка керүен белдек. Без аның белән чиксез горурланабыз, – диде әни кеше.

Тәнәфестән соң тамаша дизайнерларның милли коллекцияләрен тәкъдим итү белән дәвам итте. Луиза Скипина, Роман Пестов һәм Айжан Беккулова эшләре күрсәтелде. Шулай ук DJ MalSi Music чыгыш ясады, ә Эльмира Кәлимуллина Илһам Шакиров репертуарыннан «Әдрән диңгез» җырын башкарды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Кем иң-иң чибәре?

Чибәрләрнең чибәрен сайларга вакыт килеп җитте. «Мисс Татарстан - 2026» титулын Түбән Кама шәһәреннән 18 яшьлек Амира Шәрипова алды. «Мисс Казан – 2026» 20 яшьлек Казан кызы Евгения Петрова булды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Беренче Вице-мисс Татарстан – 2026» титулы Яшел Үзән шәһәреннән 22 яшьлек Камилла Гаттаровага, ә «Икенче Вице-мисс Татарстан – 2026» титулы 16 яшьлек Кристина Грибаковага бирелде.

Кызларны барысын да котлыйбыз! Әлеге бәйгенең супер финалына үтү – зур күрсәткеч. Ә инде җиңүче кызны алда тагын бер конкурс көтә. «Мисс Татарстан» конкурсы җиңүчесе «Мисс Россия» конкурсы финалында катнашу өчен тәкъдим ителәчәк.






Загрузка...


Президент Татарстана Рустам Минниханов

Спорт в Татарстане

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане




Путин в Татарстане

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Лениногорске, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net