Главные новости Лениногорска
Лениногорск
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15 16 17 18 19 20
21
22
23 24 25 26 27 28
29
30 31

Районнардагы бәйрәм чаралары: балык тоту ярышы, ретро-концерт, балалар өчен тамашалар

0

Азнакай районы

Яңа ел чыршы ачылышында автопробег булачак, Кыш бабайлар машиналарда киләчәк. 26 декабрь көнне Әлмәттән урам театры килә, урамда тамаша күрсәтеләчәк. Көн саен ишегалларында чыршы ачылышлары, нинди дә булса чаралар үткәрелүе билгеләнгән. Чаралар инде 17 декабрьдән башланып китте. Каникуллар вакытында төрледән- төрле чаралар үткәрелүе көтелә. Бу хакта район башлыгы администрациясендә әйттеләр.

Алабуга районы

Алабуга районы авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары 25 декабрьдән алып 14 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 100 артык чара планлаштырылган. Традицион Яңа ел тамашаларыннан тыш, Раштуа утырышлары һәм Колядкалары, әйлән-бәйлән уйнаулар һәм өлкәннәрне Яңа ел белән котлаулар оештырылачак.

Районның авыл җирлекләрендә Яңа ел бал-маскарады һәм «Кышкы күңел ачулар» уен-программасы уза.

Шулай ук авыл халкы арасында «Иң яхшы кар фигурасы» һәм «Торак йортны иң яхшы бизәү» конкурслары игълан ителгән, аларның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү көтә.

Шулай ук Алабугада «Могҗизалы чана-2025» конкурсы да бара.

Арча районы

Булачак чаралар районның телеграм-канал битендә урнаштырылган. Бәйрәм чаралары 28 декабрь көнне башланып китәчәк. Бу көнне үзәк чыршы ачылышы була. 31 декабрь көнне үзәк сәхнәдә «Исәнме, Яңа – 2024 ел!» дип исемләнгән тамаша була. Каникуллар вакытында бәйрәм концерты, төрле мастер-класслар, уеннар, балалар өчен ярышлар булыр дип көтелә. Чаралар 13 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Актаныш районы

Актанышта булачак Яңа ел чаралары белән «Актаныш-информ» сайтында танышып була. Бәйрәм чаралары белән Актаныш район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова таныштырды.

Яңа ел бәйрәме чаралары 23 декабрьдә Үзәк чыршы ачылу тантанасы белән башланып китте. Шушы ук көнне сәләтле балаларыбызны район башлыгының чыршы бәйрәмендә котлаячаклар.

25 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән һәм ятим балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Ә 27 декабрьдә махсус хәрби операциядәге солдатларның балалары катнашында Балалар иҗат үзәгендә бәйрәм була.

28 декабрьдә Кышкы ярминкә, Үзәк чыршы янында Яңа ел бәйрәме, Кыш бабайлар парады, Тройкалар парады оештырыла.

29, 30, 31 декабрьдә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында һәм Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Яңа ел бал-маскарадлары була.

1 -10 гыйнвар көннәрендә Актаныш районы халкын төрле спорт ярышларына чакыралар.

Аксубай районы

Бездә елдагыча Раштуа чыршысы бәйрәме булачак, кинолар күрсәтеләчәк, китапханә, музей, балалар сәнгать мәктәпләрендә, гаилә остаханәләрендә дә чаралар, мастер-класслар көтелә. Яңа ел бәйрәмнәрендә халык өчен 60ка якын чара планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр.

Әгерҗе районы

Үзәк чыршы ачылышы 21 декабрьгә булган. 26 декабрь көнне Яңа ел чыршысы Яңа ел сәяхәте күп балалы гаиләләр балалары һәм сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен бәйрәм була. 27 декабрь көнне район башлыгы чыршы бәйрәме сәләтле балалар һәм махсус хәрби операциядәге солдатларның балалары өчен үткәрелә. 28 декабрьдә махсус хәрби операциядәгеләрне, аларның гаиләләрен һәм волонтерларны Яңа ел белән котлау планлаштырылган. 31 декабрь көнне районыбыз халкы өчен Яңа ел тамашасы көтелә. Бәйрәм чаралары каникул вакытында да дәвам итәчәк.

Әтнә районы

26 декабрь көнне кышкы бәйрәм чаралары чыршы ачылышында Кыш бабайлар парады белән башланып китә. 31 көне үзәк чыршы янында Яңа ел кичәсе була. 1 гыйнвар көнне Яңа ел дискотекасы белән дәвам итәчәк. Калган көннәрдә һәр авыл җирлеге килеп урамда концерт куячак. Һәр авыл клубында бал-маскарад үткәрелә, балалар өчен дә аерым чыршы бәйрәмнәре үткәреләчәк, дип хәбәр иттеләр район матбугат үзәгендә.

Фото: © Салават Камалетдинов

Әлмәт районы

Әлмәттә биш Яңа ел күңел ачу мәйданчыгы эшләячәге турында «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәр итә. Алар 2024 елның 21 декабреннән 2025 елның 7 гыйнварына кадәр эшләячәк. Бу – «Каракүз» скверы, Нефтьчеләр мәйданы, Компетенцияләр үзәге, «Яшьлек» скверы, «Саулык» паркы.

«Каракүз» скверында мәйданчык 21 декабрьдә 18:00 сәгатьтә ачылды. Барлык теләүчеләр өчен Әлмәт урам театрының «Легкие крылья» спектакленең премьерасы күрсәтеләчәк.

Ә 22 декабрьдә 18:00 сәгатьтә «Яшьлек» скверында һәм компетенцияләр үзәге янындагы мәйданчыкта Яңа ел локацияләре ачылды. 30 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр биредә «Легкие крылья» урам театрыннан театр тамашаларын карарга була. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлки районы

Традиция буенча, быел да район башкарма комитеты иң гүзәл бизәлгән чыршыга, шәхси йортка, иң матур паркка, Яңа ел мәйданчыгына, иң күркәм административ бинага конкурс игълан итте, дип хәбәр итә район газетасы.

Балтач районы

26 декабрьдә Балтач үзәгендә төрле оешмалар катнашында үзәк чыршы ачу бәйрәме була. Монда машиналар парады, җигүле атлар, төрле учреждениеләр хезмәткәрләре, төрле маска, костюмнар киемнәр киеп, урамнан парад булып үтәчәкләр.

27-28 декабрь көнне «Карнавал төне-3» дигән бәйрәм тамашасы көтелә. 30 декабрь көнне үзәк чыршы янында урамда кич белән бал-маскарад була.

28-29 декабрьдә традициягә әйләнгән район башлыгы призына көрәш булачак. 29 көне Балтач үзәгендә Яңа ел ярминкәсе узачак. Яңа ел каникулларында һәр көн кич белән халыкка, балаларга уеннар, җырлар, биюләр белән тамаша булачак, төрле спорт ярышлары да көтелә.

«Чана-ралли» дигән конкурс Чанатау дигән җирдә булачак. Искечә яңа ел белән бәйрәм тамашалары төгәлләнәчәк.

Бөгелмә районы

Бөгелмә районы сайтында атналык бәйрәм афишасы чыгып бара. 23-30 декабрь көннәрендә балалар өчен «Яңа елга сәяхәт» дип исемләнгән спектакль күрсәтелә. Шулай ук балалар өчен сәнгать мәктәпләрендә, үзәк китапханәдә дә чаралар булачак.

Буа районы

План әлегә билгеләнеп бетмәгән. Бу атнада шимбә көнне районда ике чыршы ачылышы була, дип хәбәр иттеләр.

Югары Ослан районы

15 декабрьдә Иннополиста чыршы ачылышы булды, бүген район үзәгендә булачак. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында бюджет сферасы оешмалары төрле чаралар оештырачак. Бу гадәттә, 3, 5, 7 гыйнвар көннәрендә була. 31 гыйнвар көненә бернәрсә дә планлаштырылмаган. «Махсус хәрби операция бара, аларга теләктәшлек белдереп, бәйрәм булмаячак, салют та юк, барысы да тыныч кына булачак», – диделәр.

Декабрь ахырында, гадәттәгечә, балалар өчен район мәдәният йортында тамаша күрсәтеләчәк. Сәламәтлеге чикле балалар да игътибардан читтә калмаячак, дип белдерделәр район администрациясендә.

Биектау районы

24 декабрьдә Биектауда Җиңү паркында үзәк чыршы ачылышы булды. Шулай ук монда сәләтле балалар, махсус хәрби операциядәге солдатларның балалары өчен дә аерым чыршы бәйрәмнәре үткәреләчәк. Яңа ел кичендә исә район халкын бәйрәм чараларына Җиңү һәм «Заказанье» паркында көтеп калалар. Раштуада әлеге паркларда халык өчен төрле күңелле чаралар һәм дискотека үткәрәчәкләр. Бәйрәм каникуллары Иске яңа елны бәйрәм итү белән төгәлләнәчәк.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Чүпрәле районы

Бәйрәм планы 25 декабрьдән соң гына була, диделәр.

Зәй районы

Чыршы ачылышы инде 14 декабрьдә үк булган. Район мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның балалары өчен төрле мультфильмнар күрсәтеләчәк. 29 декабрьдә бәйрәм ярминкәсе була. 31 декабрь көнне төрле уеннар, ярышлар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төшү, мастер-класслар булачак. Бәйрәм чаралары 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Яшел Үзән районы

21 декабрь көнне «Авангард» стадионында һәм «Березовая роща» паркында үзәк чыршы ачу тантанасы булды. Биредә концерт программасы, төрле уеннар, кызыклы тамашалар көтелә. Шунда ук кечкенә генә Кыш бабай резиденциясе эшләячәк.

26 декабрь көнне район башлыгы сәләтле балалар белән очрашачак. 31 декабрь көнне концерт программасы кичке сәгать 6дан иртәнге 3кә кадәр дәвам итәчәк. Башка муниципалитетлардагы кебек үк, быел салют булмаячак.

20 декабрь көнне Осиново бистәсендә шәһәрчек ачылды. Гыйнвар башында да көн саен шәһәрнең 3 мәйданчыгында төрле программалар булачак. 12 гыйнвар көнне бәйрәм чаралары Раштуа фестивале белән тәмамланачак.

Кама Тамагы районы

Гадәттәгечә, чыршы ачылышлары, төрле бәйрәм чаралары һәм хәйрия чыршы бәйрәмнәре үткәреләчәк, диделәр районы җирлегендә.

Кукмара районы

Кукмарада быел «Итек-фест» 2 көн рәттән булачак: 4-5 гыйнвар көннәрендә. Калган бәйрәм чаралары башка районнарда кебек үк. Биредә дә Кыш бабай резиденциясе эшләячәк.

Лаеш районы

25 декабрь көнне сәгать 16.00дә үзәк чыршы ачылышы булды. Һәр авыл җирлегендә чыршы бәйрәмнәре узачак. Иң матур чыршы бизәү буенча конкурс була. Барысы да елдагыча, тыныч кына узачак, дип аңлаттылар.

Лениногорск районы

Лениногорск шәһәренең бер микрорайонында балалар өчен «Яңа ел маҗаралары» үткәрелүе хакында район сайты яза. Балалар һәм аларның әти-әниләрен Маша һәм Аю, Кикимора, Убырлы карчык һәм башка әкият геройлары каршы алган.

Мамадыш районы

Биредә дә Яңа елга бик бай чаралар исемлеге әзерләнгән. Чаралар инде 17 декабрьдән башланып киткән. Үзәк чыршы ачылу тантанасы 23 декабрь кичке сәгать 6га билгеләнгән иде. Сәламәтлеге чикле кешеләр һәм балалар өчен, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм ветераннар өчен дә чыршы бәйрәмнәре билгеләнгән. 31е көнне исә үзәк мәйданда Яңа елны каршылау программасы сәгать 19.00дән 23.00гә кадәр дәвам итәчәк. 6 гыйнвар көнне чыршы янында ретро-концерт була.

Менделеевск районы

Районда Яңа ел бәйрәмнәре 20 декабрьдә үзәк чыршы ачылышы белән башланып киткән. 31 декабрьгә кадәр чаралар исемлеге район сайтында чыккан. Башка районнардагы кебек үк монда да балалар өчен чыршы бәйрәмнәре, төрле уен, чаралар каралган. Исемлектә «Хезмәт даны кичәсе» дигән чара да бар.

Минзәлә районы

Монда чаралар 20 декабрьдән үк башланган. Алар 13 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Программада балаларга чыршы бәйрәмнәре, чана, тимераякта шуулар, урамда кышкы уеннар уйнау, концерт, театральләшкән тамашалар, төрле квестлар бар. Бу хакта район сайты хәбәр итә.

Түбән Кама районы

Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә Яңа ел чыршыларын ачу графигы җирле газета сайтында басылып чыккан.

25 декабрьдә 15:00 сәгатьтә Благодатная авылында «Зажигаем огоньки» яңа ел чыршысы ачылды, 16 сәгатьтә Түбән Уратмада балалар өчен «Чудеса под новый год» театральләштерелгән Яңа ел тамашасы үткәрелде. Шул ук вакытта югары Уратмада «Яңа ел могҗизалары» чыршысын ачу башлана.

26 декабрьдә исә берьюлы 4 чара планлаштырылган. Елның калган соңгы көннәрендә дә түбәнкамалыларны төрледән төрле чаралар көтә: театральләшкән тамашалар, чыршы ачу тантаналары, балалар өчен әйлән-бәйлән уеннары һ.б. диелгән әлеге хәбәрдә.

Нурлат районы

Яңа елга территорияләрне иң яхшы бизәү буенча конкурс уздырыла. Ул 25 декабрьгә кадәр дип билгеләнгән. Яңа ел чыршысын ачу тантанасы инде 18 декабрьдә үк булган.

Нурлат районында Яңа елга кадәр сәламәтлеге чикле балалар, махсус хәрби операциядәге солдатларның балалары, күпбалалы гаиләдәге балалар һәм сәләтле балалар өчен чыршы бәйрәмнәре узачак. Яңа елга кергәч, «Балык-фест» кышкы балык тоту бәйрәме, «Чана-фест» кебек стандарт конкурслар да булачак, дип белдерделәр район администрациясендә. Йомгаклау бәйрәме 13 гыйнварда булыр, дип көтелә.

Питрәч районы

Питрәч районында спорт мәктәбендә район башлыгы чыршысы 20 һәм 21 декабрь көннәрендә булды. Бәйрәм чаралары районның социаль челтәр сәхифәсенә урнаштырылган:

23 декабрьдә – Ленин-Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә «Бремен музыкантларының Яңа ел маҗаралары» әкияти тамашасы.

26 декабрьдә – Раштуа чыршысы һәм Питрәч районы мәдәният йортында «Гаилә елы»н ябу.

28 декабрьдә – район үзәк чыршысын ачу тантанасы – Питрәч балалар шәһәрчегендә.

20-28 декабрьдә район мәгариф учреждениеләрендә Яңа ел чаралары, ә 23-31 декабрь көннәрендә авыл мәдәният йортларында Яңа ел бәйрәм чаралары була.

Балык Бистәсе районы

Балалар Яңа ел бәйрәмнәре, концертлары көтелә, һәр көнне кич белән чыршы янында бәйрәм тамашалар узачак. Елдагыча балык тоту конкурсы булачак, дип әйттеләр.

Саба районы

Район үзәгендә 30 декабрьдән башлап 8 гыйнварга кадәр көндез балалар өчен төрле чаралар, уеннар үткәрелә, ә кичен – олылар өчен. Су буенда Кыш бабай белән Кар кызы очраган кешеләрне, шигырьләр сөйләтеп, җырлатып, күчтәнәчләр биреп, котлап йөриячәкләр. Һәр авылда бал-маскарад үтә. 3-4 гыйнварда балалар өчен мәдәният йортларында чаралар билгеләнгән. 7се көне Раштуа бәйрәменә карата чара була. Район мәдәният йортында кич белән мультфильмнар күрсәтеләчәк. Аннары һәр авыл бәйрәм тамашасы әзерләп, бер-берсенә йөриячәкләр.

Сарман районы

Район мәдәният йортында район башлыгы бәйрәме була. Бу чара махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, сәламәтлеге чикле балалар өчен оештырыла. Әлмәттән «Абием прожект» килә, сәхнәләштерелгән тамаша була. 23 декабрь көнне үзәк паркта «Гаилә белән Яңа елга» дигән чара үтте. Аннары Кыш бабай резиденциясе ачылды. Шул ук көнне «Әбием әкиятләре» дигән гаилә спектакле көтелә, Әлмәттән урам театры чыгышлары да була. Балалар өчен кино, мультфильмнар күрсәтеләчәк һәм ишегалды бәйрәмне узачак.

Тәтеш районы

27 декабрь көнне халык өчен Яңа ел мюзиклы күрсәтеләчәк. 31 декабрь көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта кичке сәгать 8дән концерт программасы була. 1-8 гыйнварда көн саен шул ук мәйданда районыбыз халкы өчен күңел ачу программасы булачак.

Теләче районы

27 декабрь көнне халык өчен зур чара, зур бүләк буларак, Балыклы авылында парк ачылышы була. Үзәк чыршы ачу тантанасы да шул көнгә билгеләнгән. Монда техника парады булачак. Аннары һәр район оешмасы берәр төрле персонажлар булып киенеп киләчәк. Төп чыршы урнашкан паркта күп итеп кар сыннары ясалачак, аларны утлар белән бизиләр. Килгән районыбыз халкы, кунаклар матур итеп фото төшәләр.

Яңа ел бәйрәмнәрендә һәр көнне ниндидер бер чара булачак. Махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларның балалары, сәләтле балалар өчен дә чыршы бәйрәмгәре узачак. Кешегә ял итәргә һәр көнне берәр тамаша, чара билгеләнгән, районыбыз гөрләп тора.

Район башлыгы үзенең социаль челтәрендә «Минем гаиләм» дигән конкурс үткәрде. Ел ахырында аңа да нәтиҗә ясалачак, җиңүчеләрне район башлыгы очрашу үткәрәчәк.

Быел да үзәктә район халкын, якташларны, кунакларны бик матур, зур, үзенчәлекле елан сыны көтәчәк, диделәр.

Чирмешән районы

Һәрвакыттагыча үзәк чыршы ачылышы бәйрәме була, балалар өчен Яңа ел кичәләре булачак, тамаша күрсәтеләчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның балаларын, сәламәтлеге чикле, аз керемле гаиләдәге балаларны котлаячаклар. 23 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Кыш бабай резиденциясе эшләячәк.

Чистай районы

Чистай микрорайоннарында Яңа ел чыршыларын ачу көннәре район сайтында чыккан. 25 декабрьдән алып һәр көнне диярлек берәр микрорайонда чыршы ачылу тантанасы була.

Чараларда Кыш Бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары катнашында бәйрәм программалары планлаштырылган. Кунакларны күңелле уеннар, конкурслар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән һәм, әлбәттә, татлы бүләкләр көтә, диелә әлеге хәбәрдә.






Загрузка...


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Рустам Минниханов отправился с рабочей поездкой в Оман


Спорт в Татарстане
Татарстан

Утром 1 января туляки вышли на "Забег обещаний"


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Касаткина выходит в третий круг WTA-500 в Брисбене после трёхчасовой борьбы


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

В декабре в Татарстане нашли 18 превышений по оксиду углерода и азота





Путин в Татарстане
Татарстан

«Елка желаний»: какие новогодние мечты детей исполнил Путин


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко и Фицо обсудят укрепление торговых связей Белоруссии и Словакии




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Осталось 20 дней: в Киеве набросились на Зеленского после новогоднего обращения


Навальный в Татарстане


Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Лениногорске, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Шнуров

«Желайте!»: Шнуров посоветовал в Новом году слушать себя



Лениногорск

РЖД везёт… Железнодорожный холдинг продолжает развивать сеть пассажирских маршрутов

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net