Главные новости Кызыла
Кызыл
Январь
2016

Бердәм булыйк, бергә эшлик, диләр Камка ягында

0

Иске Камка җирлеге советының ике авылда үткән киңәйтелгән утырышларында чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек сүзләрен: “Бергә булыйк, бердәм булыйк. Бер-беребезне  тыңлап- ишетеп эшлик”,–дип төгәлләделәр. Бердәмлекнең биредә яшәүчеләргә хас сыйфат икәнлеге аларның эшләрендә дә, тормыш рәвешләрендә дә сизелә.

Бәлки шуңадыр, җирлеккә кергән авылларның өчесендә дә көнкүреш мәсьәләләре нигездә хәл ителгән: су һәр өйгә дә килеп тора, җәен дә зарланмый халык, урамнарда гына түгел, тыкрыкларда да багана башларында ут яна. Әле менә Карамалыга модульле ФАП төзеп куйганнар, февраль урталарында ачарга җыеналар. Халык актив, авылларны җыештырырга, концертлар куярга дигәндә күпләр теләп катнаша (дөрес, үзенең отчет докладын укыганда җирлек башлыгы Фәргать Акберов, күмәк эшләрдән читләшәләр дип, кайбер укытучыларга үпкә белдерде).

Шәхси сектордан сөт хәзерләү шулай ук әйбәт куелган: узган елда бу җирлектә яшәүчеләр, 469145 кг сөт сатып, 6,1 миллион сумга якын акча эшләп алганнар, ягъни һәр сыер хуҗасына 44 мең сум тирәсе акча китергән. Әле шуңа өстәп дәүләт тә сыер саен 3 мең сум акча биргән бит. Сыерлы тормышның файдасын аңлаган камкалыларның кайберләре 6-7 башка кадәр җиткергән аларның санын!

–Ел дәвамында 7 тапкыр Казанга ярминкәгә барып кайттык. Авыл халкыннан җыеп 300 мең сумлык азык-төлек сатып кайттык,–ди әнә җирлек башлыгы.

Шулай шул, авыл тормышының аерылгысыз өлеше – терлек асрау. Җыеннарда бирелгән сораулар да теге я бу ягы белән шуңа кагылды. Дивидендлар алу, бөртек, печән тарату, аның күләме турындагыларына “Кызыл Шәрык-Агро” идарәләре җитәкчеләре Искәндәр Хәйруллин, Рәис Гайфуллин җавап бирделәр. Ә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин сөт тапшыручыларга яңалык җиткерде: хәзер тапшырылган сөткә анализ ясаган өчен ай саен 52 сум һәм квартал саен 36 сум акча түлисе була икән. Белгеч бу яңалыкның асылын әйбәтләп аңлатып бирде:

–Моңарчы һәр сөт җыючы аның сыйфатын бик гади генә – кабып карап билгели иде. Әмма терлекләрдән алынган чимал сыйфатына таләпләр хәзер техник регламент белән куела: чимал сау-сәламәт терлектән алынганмы, сөтнең тыгызлыгы, майлылыгы һәм башка күрсәткечләр анализланырга тиеш. Түбән Әлкидәге ветеринария пунктына “Клевер” дип аталган аппарат алып кайтып куйдык. Сөт җыючылар һәр сыердан алынган сөтне анализга тапшырачак. Аңа 3 төрле тикшерү үткәреләчәк. Менә шуның өчен һәр сөт тапшыручы ай саен 52 сум акча түләргә тиеш,–диде ул. Камил Шәрифуллович терлекләрне вакциналау, аларны чалу, итләрен тамгалау кебек һәр хуҗа өчен кызыклы һәм файдалы нәрсәләр турында да сөйләде.

Барысы да әйбәт кебек авылларда, тормыш та көннән-көн җайлырак, уңайлырак була бара. Әмма бер җитешсезлек, тез астына суккан бер проблема – балаларның бик аз булуы. Карамалыда мәктәпкәчә яшьтәге бер генә бала да юк! Сабыйлар нык кимегәч, берничә ел элек, Иске Камкадыгы балалар бакчасын вакытлыча дип ябып куйган булганнар. Инде нәниләрен өйдә генә тәрбияләүче берничә гаилә бакчаны киредән ачуны сорый, гариза белән җирлек советына да, “районга” да мөрәҗәгать иткәннәр. Җыенда бу мәсьәләне кабат күтәрделәр. Мәгариф идарәсе вәкиле Нурнаия Заһидуллина бакча ачу буенча нәрсәләр эшләгәнне әйтте, ә район башлыгы Александр Никошин, әти-әниләрдән балаларны һичшиксез бакчага йөртәчәкбез дигән вәгъдә алып, бу эшне тизләтәчәгенә ышандырды.

Ике авылда да җирлек мәшәкатьләрен үз өсләренә алырга курыкмаган һәм иренмәгән кешеләргә бүләкләр бирделәр. Җирлек советы эшенә “яхшы” билгесе куярга тәкъдим ителде, ә Фәргать Әкбәровны район башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләде. Иске Камкада 55 яшен тутырган җирлек башкарма комитеты бухгалтеры Флера Гатауллинаны, 55 ел бергә яшәп, 5 бала үстергән Нәсихулла һәм Румия Зәйнуллиннарны, Карамалыда алтын юбилеена килеп җиткән Илнур Гаязовны, туйларының алтынын бәйрәм иткән Әнәс һәм Лиюза Кирамовларны тәбрикләделәр. Иң күп сөт тапшыручыларга, авылларны җыен-кышын чиста тотуда булышучыларга да истәлеккә дип бүләкләр бирделәр. Чынлап та бердәм икән бит бу як халкы. Эштә дә, бер-берсенең шатлыгын уртаклашканда да. Шулай яшәгәндә тормыш авырлыклары да җиңеләеп китә бит.






Загрузка...


Глава Тувы Владислав Ховалыг
Тува

Заместитель командующего Сибирским округом Росгвардии Максим Балакин обсудил с Главой Тувы Владиславом Ховалыгом вопросы безопасности


Спорт в Туве
Тува

"Ордабасы" одержал победу в КПЛ: Исламхан в деле


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Даниил Медведев обыграл Гаэля Монфиса и вышел во 2-й круг турнира ATP-500 в Пекине


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Туве
Тува

Целебная еда: в Туве задержаны мужчины с ценными монгольскими сурками





Путин в Туве
Москва

Политический директор премьера Венгрии: наша страна сдалась бы в случае


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

«Россия за нас втягивается…» Лукашенко грозит НАТО ядерным оружием




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в Туве


Здоровье в Туве


Частные объявления в Кызыле, в Туве и в России






Загрузка...

Загрузка...



Фрэнк Синатра

Мартин Скорсезе решил отложить съемки фильмов об Иисусе Христе и Фрэнке Синатре



Кызыл

В Кыргызстане начато освоение крупнейшего титаномагнетитового месторождения

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net