Главные новости Кызыла
Кызыл
Январь
2016

Әнием урынына калган апам ул

0

Сагынып, ашкынып кайтам мин апам янына. Әнкәем урынына калган кадерле кешем ул. Якты йөз белән каршылый, йөзендә нур балкый, Ходайга шөкер итеп, язмышыннан зарланмыйча яши ул. Әйтерсең лә, бер ише ирләр дә күтәрә алмаслык кайгы диңгезләрен кичмәгән, сугыш чоры авырлыкларын күрмәгән, газизләрдән-газиз кешеләрен югалтмаган. Cабырлыгына, булганлыгына, тормышны яратуына сокланам мин аның.

Сугыш башланырга 4 ел кала Иске Дөреш авылында әткәй-әнкәйнең ун ел буе көтеп алган кызлары дөньяга килә. Аңа Хәлимә дип исем кушалар. Тигез гаиләдә иркә кыз булып үсәсе дә бит, әмма канлы сугыш башлана. Ул чакларның кыенлыгын апам: «Ил белән килгән авырлык булды ул, үсмерчак рәхәтен күрмәдек, әткәй исән-сау кайтса да, сугыштан соң да тормышлар тиз генә рәтләнеп китә алмады, ачлыгын да, тормыш авырлыгын да күрдек, булдыра алган кадәр әнкәйләрнең кул арасына керергә тырышып үстек», – дип зарланып түгел, бераз горурланып та искә ала үсмер чагын. Күзләре авыртып, дүртенче сыйныфтан соң укуын туктатырга туры килә аңа. Ул чагында бала-чага дип тормаганнар, кул арасына керердәй булса, колхоз эшенә кушканнар. Апам да 13 яшеннән, әнкәйгә ияреп, төрле эшләргә йөри башлаган. Аннары аны дуңгызчылыкка эшкә куйганнар. Үтә дә җаваплы хезмәт – тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен азыгы да кирәк бит әле аның, еллары нинди бит. Җитмәсә, барлык эшләр кулдан башкарыла. Көчең генә җитсен. Өлкәннәрдән калышмыйча эшли апам, алдынгылар рәтендә була.

Унтугыз яшендә күрше авылга кияүгә чыгып, Габделхәй җизни белән бик матур тормыш корып җибәрәләр. Дүрт ул, бер кыз табып үстерделәр, икәүләшеп колхоз эшеннән аерылып тормадылар. Балаларны Хәернур кодагый карап үстереште. Апам белән алар ана белән кыз кебек тату, аңлашып яшәделәр. Ул да авырлыкны күп күргән: ире Миннехуҗа сугыштан әйләнеп кайтмаган, кодагый дүрт баласын ялгыз үстергән. Апамнар аны тәрбияләп, 82 яшендә соңгы юлга озаттылар.

Апам Хәлимә Солтанова гомер буе алны-ялны белмичә сарык фермасында эшләде, аннан соң сыер сауды – хезмәте төрле Мактау кәгазьләре белән билгеләнде. Пенсия яшенә җиткәч тә, озак еллар колхозда төрле эшләрдә эшләде. Аллаһы Тәгалә аңа саулыгын да, сабырлыгын да биргән. Дүрт улын армия сафларына озатып, зарыгып көтеп алу өчен дә анадан күпме сабырлык кирәк булгандыр. Бер ел эчендә, һич көтмәгәндә, әзмәвердәй ике улын, 52 ел гомер иткән газиз ирен кара җир куенына салу аяктан егарлык хәсрәт. Ходайдан сабырлыклар сорап, бәргәләнмичә, безгә кыенлык китермәскә тырышып түзде апа, сыгылмады, калган балалары, оныклары, без – туганнары өчен якты нур булып яши ул. Шушы көннәрдә апамның туган көне булып үтте, сагынып, изге теләкләремне җиткерим дип, ул гомер кичерә торган Кызыл Байрак авылына кайттым. Апам якты йөз белән сөеп каршылады. Бик күп еллар шулай булса иде әле. Тормыш нужасын да, кайгысын да күп күрде, балалары, оныклары хөрмәтен тоеп, безне сөендереп яшәсен дип телим әнием урынына калган апама.

Роза Гыйльметдинова.






Загрузка...


Глава Тувы Владислав Ховалыг
Тува

Заместитель командующего Сибирским округом Росгвардии Максим Балакин обсудил с Главой Тувы Владиславом Ховалыгом вопросы безопасности


Спорт в Туве
Тува

"Ордабасы" одержал победу в КПЛ: Исламхан в деле


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Зарина Дияс

Зарина Дияс может встретиться с Ариной Соболенко на топовом турнире


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Туве
Тува

Телемачта Саранска поддержит День тигра подсветкой





Путин в Туве
Москва

Рябков назвал «развернутой» реакцию Запада на заявления по ядерной доктрине РФ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко дал ответ на вопрос, в каком случае Минск применит ядерное оружие




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в Туве


Здоровье в Туве


Частные объявления в Кызыле, в Туве и в России






Загрузка...

Загрузка...



Мариинка

Оперная труппа и симфонический оркестр Приморской Мариинки выступят в субботу на центральной площади Владивостока



Кызыл

До "дна" нацрейтинга мэров Сергею Салмину осталось восемь позиций

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net