Главные новости Кызыла
Кызыл
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Мөнир Әһлиуллин вафат

0

Журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Әһлиуллин 85 яшендә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына журналистның улы хәбәр итә.

Мөнир Абдулла улы 1940 елның 27 сентябрендә Буа районының Кыр-Тәүгелдесе авылында туган. Казан университетын һәм КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлаган.

1960 елдан Кама Тамагы районының «Кызыл байрак» газетасы мөдире була. Аннары телевидениедә эшли – 1963 елдан Лениногорск студиясе редакторы булып хезмәт итә. 1968 елдан ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында хатлар бүлеге мөдире вазыйфасын башкара, ә 1969 елдан Уфадагы «Кызыл таң» газетасында бүлек җитәкчесе була.

1973–1996 елларда «Ватаным Татарстан» газетасында эшли (корректор, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, 1990 елдан – баш мөхәррир). 1997 елдан Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары вазифасын башкара. 1999–2003 елларда «Татарстан» журналы баш редакторының урынбасары, 2005–2007 елларда – «Шәһри Казан» газетасының бүлек мөхәррире була.

Аның язмалары «Татарстан яшьләре» газетасында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Татарстан» журналларында һәм башка басмаларда басылып чыккан. Ул дәүләт төзелеше мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы һәм милләтара мөнәсәбәтләр темаларына язган.

1984 елда Х. Ямашев исемендәге премия лауреаты була. 1990–1995 елларда Әһлиуллин Татарстанның халык депутаты булган

Мөнир Әһлиуллин белән бүген Самосырово мөселман зиратында хушлашалар.

Журналист Люция Фаршатова-Мавлиева «Интертат»ка биргән интервьюсында, «Ватаным Татарстан» редакциясендә эшләгән вакытын искә алып, аның турында болай дип искә ала:

«Кинәт хезмәттәшебез Илдар абый Максутов үлеп китте. Ул вакытта мөхәррир Мөнир Әһлиуллин иде, мине чакырды да: «Булса, синнән генә була. Эшләп кара әле. Без «янабыз», – диде. Ул вакытта фатир алу бик авыр, безнең редакциягә ел саен 1-2 фатир бирәләр иде. «Фатир бирсәләр, иң элек сиңа тапшырачакбыз», – дип тә ышандырды. Ул вакытта 2 балам, ирем белән 1 бүлмәле 11 квадрат метрлы «малосемейка»да яши идек. Мөнир абый сүзендә торды – фатир бирдерде. Аның өчен «Ничек инде, чиратсыз?» – дип, тавышланып йөрүчеләр дә булды».

«Интертат» редакциясе мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.






Загрузка...


Глава Тувы Владислав Ховалыг

Спорт в Туве

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Туве




Путин в Туве

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Туве


Частные объявления в Кызыле, в Туве и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net