Главные новости Козловки
Козловка
Октябрь
2024
1
2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26 27 28
29
30
31

Чувашия мөселманнары ярдәм сорый: «Болгар» мәчетенә кеше сыймый, янкормага акча кирәк

0

Чабаксарда «Болгар» мәчете һәм аның тирәсендә ыгы-зыгы: «Намазларын урамда укыган кешеләрне үз күзләрем белән күргәч, проблеманың җитди икәнлегенә төшендем»

Татарлар һәм чувашлар – уртак этник тамырлары булган тугандаш төрки халыклар. Болгар дәүләте заманыннан бирле алар Урта Идел буенда бер-берсе белән янәшә, дус-тату яши. Чувашия мөселманнарының күпчелеге, билгеле, татарлар. Батыр һәм Комсомол районнарында татарлар халыкның өчтән берен, Чабаксарда 3 процентын тәшкил итә.

Чувашия татарларының күпчелеге чуваш телен белә, чувашлар арасында да ислам динен тотучылар бар.

Бүгенге көндә Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте составында 44 оешма теркәлгән, 40тан артык мәчет һәм 50дән артык мөселман җәмгыяте эшли. Чувашия татарларының күпчелеге көнбатыш диалектында сөйләшә. Козловка районының Янгелде-Кармыш һәм Әлмән авылларында яшәүче татарларны исә Казан татарларына караган этник төркем дип саныйлар.

Чувашиядә барлыгы 40 мең мөселман татар яши. Россиянең башка төбәкләреннән, якын чит илләрдән, Үзәк Азия һәм Кавказдан күченеп килгән берничә мең мөселман бар. Ә Чувашиянең башкаласы Чабаксарда борынгыдан ук татарлар яшәгән, Болгар заманыннан калган зираттагы каберташлар моңа дәлил булып тора. Җирле халык «Чабаксар» сүзенең дә татар теленнән килеп чыгышын әйтә: «сары чыбык», дигән сүз икән, ягъни бу урында бик күп чокырлар булган, һәм анда сары төстәге чыбык сыман үсемлекләр булган. Чабаксар элек Казан губернасына кергән.

Милләттәшләребез чакыруы буенча, татар блогеры Фәгыйлә Шакирова белән Чувашия башкаласы Чабаксарның төп мәчете – «Болгар» мәчетенә юл тоттык. «Болгар» мәчете рәсми төстә 2004 елда эшли башлаган, ул Чувашия башкаласының читендә урнашкан. Юлның бер ягында – 9 катлы йортлар тезелеп китсә, икенче ягында – машиналар чират торган Аллаһ йорты территориясе. Без килеп җиткәндә, халык мәчеттән җомга намазын укып бетереп чыгып килә иде. Юл киң түгел, кайбер мөселманнар машиналарына утырып китәргә ашыкты, һәм, шул рәвешле, бөке дә хасил булды. Күпчелек кеше мәчеттән җәяүләп кенә өем-өем булып чыгып китте. Өем-өем диюем юкка түгел, чөнки мәчет тутырып килгән халык дөрестән дә бик күп иде. Намазларын урамда укыган кешеләрне үз күзләрем белән күргәч, проблеманың ни дәрәҗәдә җитди икәнлегенә төшендем.

«Мәчеткә биргән сәдаканың әҗер-савабы зур»

«Болгар» мәчетендә милләттәшләребезне дә очраттык. Алар намазларын укып, безнең белән дә әңгәмә корып алды:

– Мәчеткә килгәч, начар уйлар кача, күбрәк ахирәт турында уйлыйбыз. Ильяс хәзрәт, Хәбир хәзрәтнең вәгазьләре бик булыша. Ул безгә генә нәсихәт булып тормый, мәчеттә алган белемне без гаиләләребезгә дә алып кайтабыз, аларга да сөйлибез. Барча Чабаксардагы мөселманнарга иманны көчәйтү, ахирәт эшен алып бару өчен хәзрәтләр безгә бик күп мәгълүмат бирә. Шуңа күрә мәчет безнең өчен шундый мөһим, зур урын, – диде Ринас Таҗетдинов.

Рифкать абый Мардиев хәрби хезмәттә эшләгән, Чабаксарга кайтып урнашканнан бирле мәчеткә йөри башлаган. Мәчетнең булуына шатланып туя алмый ул:

– Хәзрәтләребез – белемле, тәртипле, иманлы кешеләр, вәгазьләрне яхшы алып баралар. Мәчеткә яшьләр дә күп йөри, аларны чакырып торабыз. Хәзер мәчетебезгә өстәмә янкорма төзи башладылар, чөнки килгән халыкның барысы да мәчет эченә сыеп бетми. Ильяс хәзрәт, Хәбир хәзрәт шул эш белән тырышып йөриләр. Аллаһ боерса, янкормабыз төзелеп бетәр, кышка кадәр өлгерер, дип уйлыйм. Халык намаз укый алсын өчен бинаны зурайтырга тырышалар. Бу эшне башлап йөрүчеләргә рәхмәт яусын!

Чабаксарда мөселманнар күп, һәммәбез дә мәчеткә йөрергә тырышабыз, вакыт булганда киләбез. Мәчеткә биргән сәдаканың әҗер-савабы зур. Дөньялыкта да, ахирәттә дә биргән сәдакаларыбызның үзебез өчен, гаиләбез, балаларыбыз өчен дә әҗере бик зур. Алдагы көннәрдә дә мәчеткә йөреп, балаларыбызның балалары да мәчеткә йөри торган булып, саулык-сәламәтлектә яшәсәк иде. Әлбир хәзрәт, Ильяс хәзрәт, Хәбир хәзрәткә рәхмәтебез зур. Алар артыннан без изге юл белән барырга тырышабыз, – диде ул.

Рафаэль абый Сөбханкулов мәчеткә тагын бер кат сокланып: «Монда бик яхшы шартлар!» – дип өстәп куйды.

Шәймулла абый исә, мәчеткә килгәч, күңеле нурлануы, хатыны, балалары, оныклары дин белән кызыксынуын, намазга йөрүләрен әйтте.

Ильяс Рәхимов Чабаксарда 2009 елдан яши. Күченгәч, мәчеткә йөри башлаган:

– Мәчетебез – Аллаһ йорты. Тормыштагы ыгы-зыгы урамда кала, мәчет эчендә рәхәт, монда без дин турында сөйләшәбез. Җаныбыз тынычлана. Тормышта проблемалар булса, Коръән укыйбыз, хәзрәт белән аралашабыз, – диде милләттәшләребез.

Хәбир хәзрәт Ханов: «Мәчетебезнең янкормасын төзү – чынбарлыкта да бик мөһим һәм кирәкле эш»

Мәчетнең имам-хатыйбы белән дә танышып узыйк. Безне каршы алган Хәбир хәзрәт Ханов биредә узган елдан бирле эшли. Ул мәчетнең эшчәнлеге, проблемалары турында тәфсилләп аңлатып сөйләде. Халыкка намаз укырга урын булмавын да ассызыклап үтте:

– Татарстаннан Чувашиягә килеп, дин эшендә хезмәтемне алып барам. Аллаһы Тәгаләнең насыйбы белән, дустым Ильяс хәзрәт Сафиянов мине монда чакырды. «Чабаксарда күркәм мәчет бар, аның эшчәнлеген алып барырга кирәк. Бергәләп эшлик. Халыкны җәлеп итеп, татарлар белән эшләп, күбрәк татарча вәгазьләр сөйләп, милли-рухи үсешне арттырыйк», – диде. Бик шатланып риза булдым. Узган елның декабреннән килеп, Аллаһның рәхмәте белән, эшне дәвам итәбез.

«Болгар» мәчете бик күркәм, әмма килүчеләр саны елдан-ел арта бару сәбәпле, без Ильяс хәзрәт, Мансур хәзрәт, Әлбир хәзрәт белән фикерләшеп, уртак фикергә килдек: мәчетне киңәйтергә, зурайтырга кирәк, дидек. Аллаһка тапшырып, бу зур эшне башлап җибәрдек.

Казан халкына, Татарстандагы мөселман кардәшләребезгә бу – бик үк зур эш булып та күренмәскә мөмкин. Ләкин Чувашиядә торган татарларга шушы шәһәрдә мәчетебезнең янкормасын төзү – чынбарлыкта да бик мөһим һәм кирәкле эш.

Чабаксар элек-электән үзенең институтлары, хастаханәләре белән билгеле. Мәчет янында гына дәрәҗәле хастаханәләр урнашкан. Көн саен булмаса да, 3-4 көнгә бер, килгән татар кешеләре дә мәчеткә кереп, намаз укып чыга. Мондагы хастаханәләр, медицина университеты бөтен Идел буенда яшәгән халыкларны җәлеп итә. Шуның дәрәҗәсен белеп, Африка, Азия, Латин Америкасыннан, гомумән, бөтен дөньядан килгән студентлар укый. Шуңа да җомга көнне урамга чыгып карасаң, ким дигәндә, 20 милләт вәкилен күрергә мөмкин. Бөтенесен дә ислам дине, иман идеяләре туплый. Без, бер җәмәгать булып, намазлар башкарабыз. Шөкер, җимереп-ватып буса да, уртак телне табабыз. Бөтен студент та татарча, гарәпчә, русча белеп бетерми, әйткәнемчә, төрлесе төрле милләттән. Ләкин җомга намазларында вәгазьләрдә бөтен телләрдә аңлатырга тырышабыз. Соңыннан сораулары калган егетләр безнең янга килә, без аларга аңлашылып бетмәгән әйберләрне аңлатабыз.

Ләкин күңелне борчыган мәсьәлә – мәчетнең бераз кечкенә булуы. 20 ел элек бу бина бөтен булган шартларны үтәгән. Ләкин бүгенге көндә мәчетебез 200ләп кешене сыйдырса, урамда тагын 250ләп кеше намаз укый. Шуңа күрә, урамда калган кешеләргә дә намаз укырга урын булсын өчен, ниятләп, янкорма төзи башладык. Ул Татарстанда, бәлки, гадәти хәл булып күренәдер. Монда ул безнең өчен искиткеч зур эш булып тора. Милләттәшләребез, кардәшләребез якыннарын мондагы хастаханәгә алып киләләр, туганнарын институтта укыталар, төрле эшләрен башкаралар. Алар безнең янга килеп: «Хәзрәт, мәчетегез бигрәк кечкенә», «Хәзрәт, янкорма күтәрәсез икән, сөбханАллаһ, машаАллаһ, изге эш», – диләр.

«Мәчетләр күтәрүдә үз өлешеңне кертсәң, ул әле дистәләгән еллар буе гүреңә нур сибеп торачак»

– Татарстанда булган мөселман кардәшләргә мөрәҗәгать итәсем килә, – дип дәвам итте Хәбир хәзрәт Ханов. – Үзегезнең өлешегезне кертә алсагыз, зур ярдәм булыр иде. Кем ислам динендә мәчетләр күтәрүдә үзенең өлешен кертеп калдыра – ул аңа гомерлек инвестиция булып тора. Бу бина эшли, әле монда кеше йөри, син теге дөньяга китеп барсаң да, ул әле дистәләгән еллар буе гүреңә нур сибеп торачак.

Бу бина – Аллаһы Тәгаләне мактауда, Аны олуглауда, ислам динебезне үстерүдә, татар халкының рухи идеясен, бердәмлекне югалтмауда өлеш кертеп торган зур чара. Үзен татар, мөселман дип исәпләгән һәр кеше күңеле белән Татарстан өчен генә түгел, Татарстаннан читтә булган халкы, милләттәшләре өчен кайгырып торырга тиеш. Без – бердәм фикерле, көчле милләт. Дин, милли йолалар аша үзебезнең милли, рухи бердәмлегебезне ныгытып тору – безне тагын да көчлерәк, булдыклы милләт икәнлекне күрсәтү өчен чынбарлыкта да зур форсат, – диде ул.

Ильяс хәзрәт Сафиянов: «Халыкның намазны урамда укуы уңайсызлык тудыра»

Әйтергә кирәк, мәчет территориясе 3 гектарга исәпләнгән. Күз шунда ук бу территориядә утыртылган төрле төстәге роза чәчәкләренә, матур куак-агачларга төшә. Әле анысы да монысы: аларның каралганлыгына исең китәрлек! Тәҗрибәле бакчачының кулы тигән ахры, дип уйлый башлыйсың.

«Барлыгы 120 төптән артык роза чәчәкләре утыртылган», – дип аңлатты Хәбир хәзрәт Ханов. Розалар әле дә чәчәктә, мәчет территориясен ямьләндереп тора. «Җомга көнне килгән әби-апаларыбыз сәдака да салалар, хуш исле чәчәкләргә сокланып та китәләр», – дип өстәде ул.

Шундый кешеләрнең берсе – тумышы белән Чүпрәледән Равил абый каршыбызга очрады. Ул инде 56 елдан бирле Чувашиядә Комсомол районында тора икән. Бакча турында сүз каткач, ипләп кенә: «Кемнең вакыты буш – су сибәләр, карыйлар. Нинди гүзәл чәчәкләр бит! Өмәләрдә дә актив катнашабыз, кунып калган чаклар да булды. 85 яшь тула быел миңа, Аллаһы боерса», – дип аңлатты.

Мәчетнең бер кырыенда аерым тәһарәтханә урнашкан. Әлегә ул ир-атлар өчен генә, әмма киләчәктә, иншәәАллаһ, хатын-кызлар өчен дә аерым булыр. Мәетханә дә биредә – без эшләгән арада бер мәетне соңгы юлга озаттылар. Кыскасы, мөселманнарга барлык уңайлыкларны тудырырга тырышалар: хәләл ризыклар сатылган кибет тә шунда. Мәчет – намаз уку урыны гына түгел, җәмәгать җыелып, көнкүреш мәсьәләләрне дә хәл итә торган урын да.

Ә инде төп игътибар – мәчет янындагы төзелештә. Хәзерге вакытта янкормада эретеп ябыштыру эшләре бара. Монда 300 кешедән артык намаз укырга урын әзерләнә. Янкорманың нигезен ныгытып эшләргә, җылы идән ясарга планлаштыралар. Кышын да җылы булсын өчен дип, җиренә җиткереп эшләргә ниятлиләр. Ә әлегә эше күп, эш гөрли.

Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов янкорма төзү эшләре белән таныштырды:

– Корылмалар мәчетнең арткы ягында төзелә. Сэндвич-панельдән җиңел конструкция булачак. Эшчеләргә, материалларга акча сәдака хисабыннан түләнә. Җыелган хәтле тапшыргач, алар эшли. Кышка кадәр өлгертергә телибез. Халыкның намазны урамда укуы уңайсызлык тудыра. Сынау – яхшы әйбер, әмма җомга намазына килгән саен чирләп кайту да дөрес булмас.

Биш вакыт намазга 50-60 кеше йөри. Бу – зур сан. Мәсәлән, җомга намазында, Гает көнне мәчетнең урамдагы бөтен территориясе намаз укучылар белән тула. Дәүләт җир бүлеп бирә, мөмкин булганча булыша, төрле чараларны үткәргәндә дә безнең эшчәнлеккә уңай карыйлар. Дәүләт белән мөнәсәбәтләребез яхшы.

20ләп милләт йөри: татарлар, руслар, Дагыстан халыклары, чечен, үзбәк, таҗик һ.б. Чабаксарга алар күбрәк эш эзләп килә. Татарлар – җирле халык. Дагыстаннар, чеченнарны да үз халкыбыз дип әйтә алабыз. Гарәпләрне очратырга була. Алар укырга килә. Чувашиянең медицина университеты – танылган уку йорты. Казанга караганда уку очсызрак. Аларга торырга урын да бирелә. Мисырдан, Гыйрак, Иран, Пакыстан, Бангладеш, Һиндстаннан мөселманнар барысы да мәчеткә намаз укырга килә. Хатын-кызларга намаз укыр өчен аерым урын юк. Шулай да, аерым хатын-кызлар өчен дәресләр үткәрәбез, мәчет буш булганда, алар да намаз укып чыга.

Чувашиядә татарлар бай бит, нигә ярдәм итмиләр, дигән сорау туарга мөмкин. Аллаһка шөкер, ярдәм итеп торалар. Чувашиядә 40 мәчет бар. Хәзерге вакытта республикабызда 7 мәчет төзелә. Чувашия татарлары гына моны күтәрә алмый. Барлык милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Алар да килеп, күреп, ярдәмнәрен күрсәтсә, рәхмәтле булыр идек. Чувашиядә 7 мәчет төзелгәнгә күрә халкыбыз җиңеп бетерә алмас, бөтен көч-куәт Аллаһы Тәгаләдән. Тамчыдан күл җыела, диләр, Аллаһның рәхмәте белән бу эшләрне бергәләп тәмамлап чыга алырбыз, дип өметләнәм.

«Болгар» мәчете Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, татарлар тырышлыгы белән төзелгән иде. Әлеге көндә имамнар, хәзрәтләр, татар оешмалары актив эшчәнлек алып бара. Апалар-әбиләр, бабайлар мәчеткә йөри. Милләткә, өммәткә этәргеч бирер өчен төзелешнең булуы кирәк. Төзелеш булдымы – милләт тә, өммәт тә берләшә. Ярдәм күрсәткән кеше әҗер-савабын да алачак, – диде Ильяс хәзрәт Сафиянов.

Чабаксарның «Болгар» мәчете янкормасын төзү эшендә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен. Саклык банкы счеты:

2202 2061 4072 7632

«Мәчеткә хәйрия» «благотворительность» дип язарга.

Аллаһы Тәгалә гамәлләрегезне кабул кылсын!






Загрузка...


Глава Чувашии Олег Николаев
Чувашия

Глава Чувашии вновь ответит на вопросы жителей в прямом эфире


Спорт в Чувашии
Чувашия

Спортивная семья из Чебоксар победила в конкурсе Ирины Дубцовой «Главное – Семья»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Медведев опустился на пятое место в рейтинге ATP


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Чувашии
Чувашия

Аналитики назвали лидеров по цифровой безопасности для жителей Чувашии





Путин в Чувашии
Чувашия

Чебоксарка обратилась к Путину, благодаря девушку-следователя за помощь в возвращении похищенных 300 тысяч рублей


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Маск иронично отреагировал на заявление Зеленского про переговоры с Россией


Навальный в Чувашии


Здоровье в Чувашии


Частные объявления в Козловке, в Чувашии и в России






Загрузка...

Загрузка...



Вероника Долина

Мать кинокритика Антона Долина задерживали в московском аэропорту из-за таблеток от головной боли



Козловка

Жители Козловского округа оценили мелодраму ТЮЗа им. М. Сеспеля "Поллианна"

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net