Ялларда яңгыр һәм җепшек кар явачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 2 апрельдә яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә.
Республикада төнге сәгатьләрдә һәм көннең беренче яртысында томан төшү ихтимал. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.
Татарстанда уртача һава температурасы 2 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез – 3-8 градус җылы.
Якшәмбе, 3 апрельдә, күпчелек районнарда яңгыр һәм җепшек кар ява. Төнлә – 0-3 градус җылы булса, көндез исә 1-6 градуска кадәр җылыта.