Һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 19 февральдә, аязучан болытлы һава торышы саклана.
Иртәнге сәгатьләрдә кар явачак.Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Юлларда бозлавык саклана.
Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда – 1-6, Зәйдә 2-4 градус салкын булачак.
20 февральгә каршы төндә һава торышы әллә ни үзгәрми. Бераз кар ява, 7-12 градуска кадәр салкынайта, ди синоптиклар.