Главные новости Казани
Казань
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Шагыйрь Рәдиф Гаташ 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

0

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Тантананы Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов ачты җибәрде. Ул Рәдиф Гаташның татар әдәбиятын үстерүгә һәм яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешен билгеләп үтте.

«Рәдиф Кәшфулла улы сәнгатькә хезмәт итүнең ачык үрнәге булып тора. Шәрык шигърияте традицияләрен үз эченә алган һәм Тукай традицияләрен дәвам иткән иҗатын бүген безнең Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары өйрәнә», - дип искәртте югары мәктәп деканы.

Шулай ук ул шагыйрьнең үз вакытында әлеге университетта белем алуын һәм бүген дә туган югары уку йорты белән тыгыз элемтәдә торуын ассызыклады.

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова шагыйрь иҗатындагы хатын-кыз образына югары бәя бирде. «Рәдиф абый – хатын-кызларны күтәргән, аларны зурлаган шагыйрь. Ул безне аерым бер пьедесталга бастырды, чөнки татар ир-егетләре күпчелек очракта хатын-кызларга икенче план итеп карый. Ләкин Рәдиф абый безне күтәрә белә», – дип белдерде ул.

Юбилярны шулай ук Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина котлады. Чыгыш ясаучылар шагыйрьнең уникаль лирик сәләтен һәм аның татар халкының рухи кыйммәтләрен саклаудагы ролен билгеләп үттеләр.

Филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Миңнегулов юбилярның күптән түгел чыккан җыентыгына югары бәя бирде. «Рәдиф Гаташ – кабатланмас шәхес. Аның иҗатында нечкә лиризм, Шәрык шигърияте традицияләре һәр шигъри юлында сизелә. Ул жанр хәзинәсен баетуга, бигрәк тә татар шигъриятендә Шәрык шигыре традицияләрен үстерүгә зур өлеш кертә», – дип әйтте ул.

Татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова Чулпан Зарипова-Четинның иҗади потенциалын үстерү мисалында шагыйрьнең иҗади яшьләрне тәрбияләүгә керткән өлешен ачты.

Кичә дәвамында студентлар һәм кунаклар шагыйрьнең шигырьләрен укыды, әсәрләренә язылган җырларны башкарды. Аерым игътибарга Казахстаннан килгән аспирантларның чыгышы лаек булды – алар Рәдиф Гаташ тәрҗемә иткән казакъ шагыйре Магҗан Җомабаевның әсәрләрен тәкъдим иттеләр.






Загрузка...


Президент Татарстана Рустам Минниханов

Спорт в Татарстане

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане




Путин в Татарстане

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net