Татарстанда М5 трассасы участогында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде
Татарстан территориясе аша уза торган М5 «Урал» трассасының бер өлешендә автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен вакытлыча хәрәкәт чикләүләре кертелде. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Юл һәм һава торышы шартлары начараю сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан 09.50 сәгатьтән автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен Башкортстан Республикасы, Оренбург өлкәсе һәм Татарстан Республикасы территориясе аша уза торган М5 «Урал» автомобиль юлында вакытлыча хәрәкәт чикләүе кертелде», – диелә хәбәрдә.
Чикләүләр һава торышы яхшырганчы гамәлдә булачак.
