Әлфия Авзаловага һәйкәл проектына бәйге игълан иттеләр
Татарстан Мәдәният министрлыгы Татарстанның халык артисты Әлфия Авзаловага һәйкәл өчен иң яхшы эскиз проектына бәйге игълан итте.
Ведомство сайтында язылганча, бәйге 10 февральдән 10 апрельгә кадәр була. Һәйкәл кую өчен участок Казанда Тукай исемендәге филармония янындагы скверда урнашкан, диелә хәбәрдә.
Бәйге турында тулырак белешмәне министрлык сайтында карарга мөмкин.
