Россия Оборона министрлыгы: Төнлә Татарстан өстендә өч беспилотник юк ителде
РФ Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, төнлә Татарстан өстендә ике беспилотник юк ителгән. Бу хакта «Происшествия Татарстан» телеграм-канал хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Татарстанда беспилотниклар һөҗүме куркынычы режимы игълан ителгән иде.
8:07 сәгатьтә Казанда беспилотниклар һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды.
Соңрак «Татар-информ» өч беспилотник һөҗүме турында язды.
«Хезмәтләрнең бердәм эше нәтиҗәсендә өч БПЛА бәреп төшерелде. Корбаннар һәм җимерелүләр юк. Барлык предприятиеләр штатлы режимда эшли», — дип хәбәр иттеләр ТР Рәисенең матбугат хезмәтеннән.
