Фәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде. Бу турыда Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалаган. Документ бүген хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылды.
Фәрит Мөхәммәтшин югары бүләккә Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив закон чыгару эшчәнлеге өчен лаек булган, диелә хәбәрдә.
