Тагын җылыта, киез итекләрегезне алып куегыз
Татарстан гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, республикада тагын һава торышының үзгәрүе көтелә...
Иртәгә бездә болытлы һава, урыны белән кар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, утрача тизлектә, көнчыгышта урыны белән көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык һәм карт көртләре.
Һава торышы төнлә 4–10 градус салкын күрсәтсә, көндез 1−6 градуска чаклы күтәрелергә мөмкин.