Роспотребнадзор җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә киңәш итә
Авыручылар саны арту сәбәпле, Татарстан Роспотребнадзоры җәмәгать транспортында һәм кеше күп була торган урыннарда битлек киеп йөрергә киңәш итә. Бу хакта «Еду в Татарстан» Телеграм-каналы яза.
Соңгы атнада республикада ОРВИның 27,3 мең очрагы теркәлгән. Бу билгеләнгән эпидемик чиктән 24,5 процентка югарырак.
