Главные новости Казани
Казань
Май
2024

Казанда Җиңү көне: «Күп милләтле илебез тарихына 1945 елның 9 Мае мәңгелеккә язылган»

0
Казанда Җиңү көне: «Күп милләтле илебез тарихына 1945 елның 9 Мае мәңгелеккә язылган»

Бүген Казанның төрле мәйданчыкларында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чаралар уза. «Татар-информ» һәм «Интертат» журналистлары вакыйгаларны яктырта.

Казанда Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар чәчәкләр салудан башланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салды.

«Бәйрәм белән барыгызны да!» – дип сәламләде Татарстан Рәисе.

Фото: © Михаил Захаров

Бөек Ватан сугышы корбаннары турында хәтер яңарту чарасында, шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, сугыш ветераннары һәм шәһәр халкы катнашты.

Мәңгелек утка чәчәкләр салынып, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырагач, Казан хәрби гарнизоны мактаулы каравыл ротасы марш белән узды. Татарстан Рәисе һәм республика җитәкчелеге Җиңү паркындагы хәрби техниканы карап чыкты. Алар белән Россия Герое Рәсим Баксиков таныштырды.

Татарстан җитәкчелеге Аналарга һәм тол хатыннарга багышланган һәйкәл алдында баш иеп, чәчәкләр салды. Чарада предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.

Марат Галимов һәм Марсель Вагыйзов Аналарга багышланган җыр башкарды. «Авыл кырыенда фәкать бер өйдә сүнми тора ут…»

«Рәхмәт сезгә, ветераннар!»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ветераннар белән бергә Казанның Архангел зиратында Азат итүче солдат һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салды. Тантаналы чарада республика парламенты депутатлары да катнашты. Россия һәм Татарстан гимны яңгырады, почетлы каравыл залп бирде.

«Бу – иң канкойгыч сугыш иде. Рәхмәт сезгә, ветераннар! Минем әтием дә сугышта катнашкан – 1942 елда китеп 1945 елда кайткан, һәм 1947 елда мин туганмын. Иртәгә хатыным белән Әлмәткә кайтып, әти-әниләрнең каберләрен зыярәт итәргә җыенабыз. Без аларны хәтердә сакларга һәм яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш», – диде Фәрит Мөхәммәтшин, ветераннар белән аралашып.

Фото: © Салават Камалетдинов

Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар шул ук зираттагы Чит ил сугышчылары һәйкәленә дә чәчәкләр куйды.

Төрле ил сугышчылары Россияне – элеккеге Советлар Союзын яклап, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар. Бүген 9 май – безнең илебез һәм кайбер Европа илләре өчен зур бәйрәм: Бөек Ватан сугышы беткән көн. Бу сугыш һәр гаиләгә кагылды. Бүген Бөек Ватан сугышында кан койган сугышчылар күмелгән зиратларда чәчәкләр китерәбез. Без геройларыбызны хәтердә саклап, алар истәлеген буыннан буынга күчерәбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин Җиңү көнен якынайту өчен зур хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә дә рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Арча зиратында совет сугышчыларының «Җиңүче солдат» һәм «Кайгылы солдат» монументларына чәчәкләр куйды.

«Безнең фидакарь сугышчылар батыр җиңүче буын эшен дәвам итә»

10:00 сәгатьтә Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланып китте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркыннан Парадка «ГАЗ-14» – «Чайка» совет автомобилендә барды. Машинага республика җитәкчесенең Бөек Ватан сугышында катнашкан абыйсы Галимҗан Миңнехановның фотосы куелган.

Казан гарнизоны хәрби йөрешен Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан сугышы ветераннары, килгән кунаклар күзәтә. Мәйданга Россия һәм Татарстан әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды. Җәмәгатьчелек оркестр башкаруында флагларны аягүрә каршы алды.

Татарстаннан 700 мең кеше Икенче Бөтендөнья сугышы һәм Бөек Ватан сугышы вакытында фронтка киткән. 378 мең кеше хәбәрсез югалган булып санала. 353 кеше – РФ Геройлары, 185се – Татарстаннан.

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, ватандашлар! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм. Җиңү көне – иң төп һәм һәр Россия кешесенә якын бәйрәм. Күп милләтле илебез тарихына 1945 елның 9 Мае мәңгелеккә язылган. Бу – батыр армия һәм флот, бабаларыбыз өчен горурлык көне, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © Владимир Васильев

Республика Рәисе Бөек Җиңүгә зур корбаннар һәм югалтулар бәрабәренә ирешелгәнен искәртте.

27 миллион һәлак кеше – куркыныч сан. Бүген без тынычлык өчен гомерен биргән һәркемгә дан бирәбез. Татарстаннан 700 мең якташыбыз китеп, яртысыннан артыгы сугыш кырында ятып калды.

Республикага 70тән артык сәнәгать предприятиесе эвакуацияләнгән. «Бар нәрсә фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» гыйбарәләре лозунгка әйләнгән.

Сугыш елларында авырлыкларга карамастан, халык нык тора белде һәм җиңде. Бүген ветераннарга, фронтовикларга рәхмәт белдерәбез, батырлыклары алдында баш иябез. Без сезгә бик рәхмәтлебез!

Дошманнар тарихны ничек кенә бозып күрсәтергә теләмәсен, совет солдаты Ватан, Европа һәм дөнья халыклары иреге һәм бәйсезлеге өчен нык тора белгән. Ветераннар алдында бурычыбыз түләп бетергесез. Безнең буынның изге бурычы – Ватанны саклаучылар турында истәлекне яшь буынга тапшыру, тарихи хакыйкатьне саклау. Бүген илебез кабат авыр сынау белән очрашты. Безнең фидакарь сугышчылар батыр җиңүче буын эшен дәвам итә, илебез суверенитеты өчен көрәшә. Без горурланабыз һәм Җиңү безнеке булачагына ышанабыз! Россия һәм аның күп милләтле җиңүче халкына дан! – диде Татарстан Рәисе.

Фото: © Владимир Васильев

Бәйрәм парадын Идел Кыямов алып бара. Парадта хәрбиләр, хәрби училище курсантлары, уку йортларындагы хәрби кафедралар студентлары, яшь армиячеләр, суворовчылар һәм башкалар катнаша. Барлыгы 45 парад расчеты һәм 2,7 мең кеше җәлеп ителә.

Онлайн «Үлемсез полк»

«Үлемсез полк» акциясе быел онлайн форматта уза. Казанның «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында ветераннарның портретлары күрсәтелә. Сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең фотосурәтләре бүген 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр чыгып торачак. Бу вакыт эчендә портретларның һәрберсе иртән, көндез һәм кич өч тапкыр күрсәтеләчәк.

Фото: © Дмитрий Шатров

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең портретларын бөтен Россия буенча телеканалларда, медиафасадларда һәм шәһәр экраннарында трансляцияләү быел «Үлемсез полк» акциясен үткәрүнең төп форматларының берсе була.

Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында аватаркага абыйсының фотосурәтен урнаштырды, шул рәвешле «Үлемсез полк» акциясенә кушылды.

Казанда кичкә кадәр бәйрәм чаралары узачак. Чаралар программасы «Интертат» сайтында чыккан иде. 18:00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданда концерт башлана. Быел бәйрәм салюты булмавын искәртәбез.

Бәйрәм белән!






Загрузка...


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов отметил Кукмор за рекорд по надою молока в 500 тонн в сутки


Спорт в Татарстане
Татарстан

Орловские хоккеисты стали призерами международного турнира «СТУДМИР»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Прямая трансляция матча Елены Рыбакиной против экс-первой ракетки мира на «Ролан Гаррос»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

В неделю экологии «Казаньоргсинтеза» в детсаду высадили более 500 кустарников





Путин в Татарстане
Татарстан

Все хотят работать с Татарстаном: итоги визита Путина в Ташкент и в чем роль Минниханова


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Путин и Лукашенко обсудили парад в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

НАТО оказалась не готова к войне с Россией. Тайное соглашение США и Киева: Враг нацелился на Белгород - источники


Навальный в Татарстане


Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Игорь Бутман

«Петя и Волк»: премьера спектакля Игоря Бутмана и Константина Хабенского на Moscow Jazz Festival



Казань

Likee стал официальным информационным партнером Игр БРИКС

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net