Дини берләшмәләре тынычлап дин сабаклары укыта һәм дини тәрбия бирә алалар
2012 елның 29 декабрендә «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 273-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.
Аның 91 маддәсе тулысынча уку-укыту эшчәнлеген лицензияләүгә багышланган. Бер ел үтүгә тагын бер бик мөһим документ дөнья күрде. 2013 елның 28 октябрендә имзаланган документта уку-укыту эшчәнлеген лицензияләүнең төгәл таләпләре шәрехләнә. Белгәнебезчә, әлеге мөһим ике документ кабул ителгәннән соң, республика мәчетләрендә тикшерүләр башланды. Шул исәптән Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте адресына, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә шактый хатлар килде. Әлеге документларга таянып, шәһәр, район, авыл мәчетләрендә республика, район прокуратурасы мәгариф турындагы законның үтәлешен тикшерә башлады. Шунысы аянычлы, мәчетләрдә уку-укыту процессы алып барыла дип санады алар.
Белгәнебезчә, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 10 маддәсе мәгариф системасының структурасын сурәтли. “Гомуми, һөнәри һәм өстәмә белем–кешегә бөтен гомере буена белем алырга мөмкинлек тудыра”, дип әйтелә әлеге законның 10 маддәсендә.
2014 елда узган чарада әлеге мәсьәлә турында трибуна артыннан кабат остазлар борчылып чыгыш ясадылар. Үзем дә, мәчеткә лицензия алуны, урамда алма сатучы әбинең шәхси эшмәкәрлеккә лицензия алуына тиңләдем.
Билгеле, әгәр мәчет каршындагы курсларны лицензияләргә туры килсә, мәчет имамнарының бик күп проблемалар белән очрашачагы көн кебек ачык. Чөнки, лицензия алу өчен шактый катлаулы таләпләрне үтәү кирәк. Мәгариф министрлыгына тапшырасы документлар исемлеге генә ни тора?! Ул күп төрле һәм бик катлаулы.
Күз алдына китерегез, гасырлар буена диярлек һөнәри белем биргән югары уку йортлары да көч-хәл белән хәл иткән таләпләрне мәчет ничек үтәргә тиеш! Әле бит эш аның белән генә чикләнми.
Аннары берникадәр вакыт үтү белән, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының хезмәткәрләре әлеге таләпләрнең үтәлешен тикшерергә килеп җитәчәк. Алар уку процессының башыннан ахырына кадәр ничек оештырылуын раслаган документлар таләп итәчәкләр. Мондый тикшерүләрнең ничек узуын гомуми белем бирүче уку йортлары һәм һөнәри белем бирүче учреждениеләре җитәкчеләре дә бик яхшы беләләр. Йөрәк өянәге һәм агарган чәчләр белән беррәттән, я зур суммадагы штрафлар, я уку йортының ябылуы белән тәмамланачак алар.
Шунысын да ассызыклап үтәсем килә, мәчетләр әлеге лицензияне ала алмас иде, алган очракта, моның ахыры мәхәллә, мөхтәсибәт өчен генә түгел, республика, федерация өчен дә аянычлы тәмамланыр иде... Чөнки дини тәрбияне мәчет алып бармаса, мәхәллә халкының төрле секталарга, шикле оешмаларга берләшүен көт тә тор.
Әйткәнемчә, мәчет имамнарының ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе белән, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчелеге әлеге проблеманы чишүнең төрле юлларын эзләде.
6 июньдә (2015 ел) “Болгар” дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар эшләре комитетының күчмә утырышы узды. Көн үзәгенә Федераль законга үзгәрешләр кертү буенча фикер алышу мәсәләсе куелган иде.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Нәзирә Гыйззәтуллина,
Рәсәй ислам институты уку-укыту бүлеге җитәкчесе.
Фото редакция архивыннан алынды.