Яңалыклар (11.03.22)
Иртәнге чыгарылыш. Рөстәм Миңнеханов ТР спортчылары — Пекиндагы Олимпиада призерлары һәм паралимпиячеләр белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казем Җәлали белән очрашты. Бүген, 11 мартта, Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» 7 нче республика фестиваленең икенче этабы старт ала. Икенче этап зона турларын күздә […]
The post Яңалыклар (11.03.22) first appeared on ГТРК "Татарстан".Иртәнге чыгарылыш.
Рөстәм Миңнеханов ТР спортчылары — Пекиндагы Олимпиада призерлары һәм паралимпиячеләр белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казем Җәлали белән очрашты.
Бүген, 11 мартта, Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» 7 нче республика фестиваленең икенче этабы старт ала. Икенче этап зона турларын күздә тота, бүген ул Алексеевск районында узачак.
Көндезге чыгарылыш.
РФ Президенты Владимир Путин җәйге лагерьда балалар ялына тотылган акчаларны кире кайтару программасын май аена кадәр эшләргә кушты.
Татарстан халкы бушлай газлаштыру хезмәтеннән – торак пункттагы челтәрләрдән йорт урнашкан җир кишәрлегенә кадәр бушлай газүткәргеч төзүдән файдалана ала.
Бүгенге көндә республика даруханәләрендә дару препаратларына бәяләрне арттыру өчен сәбәпләр юк. Бу хакта «Таттехмедфарм» Дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының даруханә склады буенча урынбасары Илшат Мингазетдинов сөйләде. «Бүгенге көндә ярты елга льгота буенча товар бар, ваклап сату буенча бар — тәэмин итүчеләрнең берсе дә баш тартмый. Исегездәме, коронавирус башлангач, ыгы-зыгы вакытында бөтен товарларны даруханә киштәләреннән алып бетерделәр. Аннары алар чүп чиләгенә ташланды. Чөнки һәр товарның яраклылык вакыты бар. Мин халыкка тынычланырга киңәш итәм, даруларны шикәр комы кебек артык сатып алырга кирәкми», — диде Илшат Мингазетдинов.
Кичке чыгарылышлар.
Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Россиядә товарларның аерым категорияләренә ихтыяҗ артуга бәйле барлык мәсьәләләр дә хәл ителәчәк
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Иннополис Университеты «Ясалма интеллект» федераль проекты кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Татарстанның хезмәт базарында хәзерге вакытта производствода эшчеләр аеруча кирәк. Бу тармакта 14 меңгә якын вакансия исәпләнә.
Тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 638 очрагы ачыкланган.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Иннополис Университеты «Ясалма интеллект» федераль проекты кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Татарстанның хезмәт базарында хәзерге вакытта производствода эшчеләр аеруча кирәк. Бу тармакта 14 меңгә якын вакансия исәпләнә.
Тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 638 очрагы ачыкланган.
Республиканың төрле тармак вәкилләре Украинадагы хәрби операциягә карата үз фикерләрен белдерә. Казан шәһәре Думасы депутаты Виталий Белобородов сүзләренчә, Россия бик зур, ул икътисади яктан да, сәяси күзлектән дә бөтен дөнья өчен бик мөһим. «Без төрле санкцияләр, мәгълүмати һөҗүмнәр, Россия спортчыларын бөтен дөнья ярышларында катнашуын чикләүне күрәбез. Ләкин бу гамәлләр инициаторларның үзләре өчен проблемалар тудыра. Илебез эчендә каршылык китереп чыгарыр дип исәпләп, Россиягә карата кулланыла торган мәгълүмати һөҗүм һәм санкцияләр — кире нәтиҗәгә китерде. Халкыбыз берләште. Һәм без Россиядә хәрби операцияне хуплау көннән-көн арта баруын күрәбез», диде Виталий Белобородов.
Россия Федерациясе Герое Александр Кораблев болай дип сөйли:«Без сугышның авыру, кан, халык газаплары булуын яхшы аңлыйбыз. Тик безнең илне шундый шартларга куйдылар, башка юл юк. Мин Украинада хезмәт итүче хәрбиләрне чын күңелдән хуплыйм. Аларга уңышлар һәм фашизмны җиңүләрен телим. Безнең көчле державабыз нацизмны җиңәргә тиеш. Уңышлар», — диде Александр Кораблев.