Тел күрке – сүз (06.02.22)
Бу тапшыру – алдыбызда торган олы бер эшнең башы булыр. Әдәбият сөючеләр белә: 15 февраль көнне күренекле шагыйребез Кадыйр Сибгатуллинның тууына 80 ел тула. Шушы көннәрдә тыңлаучылар игътибарына шагыйрьнең иҗатына һәм язмыш юлына багышанган тапшырулар, аның шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композииция тәкъдим ителәчәк. Искә алу чаралары үткәрелеп, алардан репортажлар да бирелер, дип […]
The post Тел күрке – сүз (06.02.22) first appeared on ГТРК "Татарстан".Бу тапшыру – алдыбызда торган олы бер эшнең башы булыр. Әдәбият сөючеләр белә: 15 февраль көнне күренекле шагыйребез Кадыйр Сибгатуллинның тууына 80 ел тула. Шушы көннәрдә тыңлаучылар игътибарына шагыйрьнең иҗатына һәм язмыш юлына багышанган тапшырулар, аның шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композииция тәкъдим ителәчәк. Искә алу чаралары үткәрелеп, алардан репортажлар да бирелер, дип өметләнәбез…
Кыскасы, алдыбызда зур эшләр тора һәм без аны менә хәзер, “Тел күрке – сүз” тапшыруында башлап җибәрәбез. Даими авторыбыз, филология фәннәре докторы Илдар ага Низамов безгә шагыйрь иҗатына багышланган тулы бер дәрес әзерләп алып килде. Ул “Кадыйр Сибгатуллинның шигъри каләме һәм аның тел белән эш итү осталыгы” дип атала.
Аннары, ишеткәннәрне зиһенебезгә беркетеп кую өчен, 1990 елларда Кадыйр Сибгатуллин иҗатына багышлап үткәрелгән тапшырудан бер өзек тыңларсыз. Аның авторы – журналист Алмаз Мөхәммәди калшмдәше турында сөйләргә шагыйрь Нияз Акмалны чакырган булган.
The post Тел күрке – сүз (06.02.22) first appeared on ГТРК "Татарстан".