Хәл итмәслек эш булмый
С.Брилев. Моннан биш ел элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән әңгәмә корган идек.
Шул чагында ул, үзенең хакимият башында идарә итүе нәтиҗәләрен бәяләп, Россиядә татарларга карата мөнәсәбәтнең үзгәрүе төп нәтиҗә булды, диде. Президент вазыйфасындагы биш еллык эшегезнең нәтиҗәләрен ничегрәк бәяләр идегез? Төп нәтиҗә нинди?
– Иң мөһиме – шушы биш ел эчендә Минтимер Шәрипович эшләү дәверендә булдырылган Татарстанга ихтирамны, икътисад һәм җәмгыятьтәге тотрыклылыкны саклап калдык. Татарстанга этәргеч бирү өчен яңа юнәлешләр дә эзләп таптык. Менә шулар – төп нәтиҗәдер, дип уйлыйм.
Л.Галимова. Иң элек республикабызда яшәүчеләргә кагылышлы сорау бирәсем килә. Күптән түгел генә танышым социаль ипотека буенча торак сатып алырга карар кылды. Тик аның кризис елында программа тукталып калмасмы яки шартлары үзгәрмәсме икән, дигән шикләре бар. Бу җәһәттән нәрсә әйтер идегез?
– Шуны әйтә алам: социаль ипотека программасы үзгәрмәячәк. Әлеге программага кергән яки керүче барлык кеше елына 7 процентлы ставка нигезендә торак белән тәэмин ителәчәк! Кризис бармы-юкмы – анысы мөһим түгел. Социаль ипотеканы түләү вакытын кеше үзе сайлап ала: иң күбе 28 елга кадәр. Шушы чорда түләүгә бәйле ниндидер кыенлыклар килеп чыкса, әйтик, гаиләдә хатын-кыз декрет ялына китсә, бу чорда наем системасына күчәргә була.
С.Брилев. Берничә атна элек Саклык банкының корпоратив университетында булган идек. Икътисадый үсеш министры Улюкаев, кризис турында соравыма җавап биреп, әллә бар ул кризис, әллә юк, кебегрәк фикер әйтте. Әмма күпчелек, кризис бар, дип саный. Санкцияләргә дә, халыкара финансларга юлның ябылуына да бәйле бу... Халыкара кредитлар исәбенә күп кенә проектлар (шул исәптән Татарстанда да) ачылды. Әлеге мөмкинлекләрнең кимүен тоясызмы, әллә юкмы?
– Кызганыч, хәтеребез начар безнең: теләсә кайсы кризис турында бер-ике ел узуга ук онытабыз. Берни дә булмады, дип әйтү дөрес түгел, әлбәттә. Әйе, кризис бар. Әйтергә кирәк, айнытып җибәрә торган кризис бу. Үзеңә карата нинди мөнәсәбәттә икәнлекләре, кемнең ярдәменә таянырга мөмкин булуы, кем – синең партнерың, ә кемнең фәкать юлдаш кына булып торуы турында уйлаттыра торган кризис. Психологик яктан кризиска әзер дә булмаганбыздыр, мөгаен, чөнки бик тиз һәм кинәт кенә килеп чыкты. Иң элек банк системасы өчен зур сынауга әйләнде ул. Нефть бәясе төште, финанс базарларында чикләүләр барлыкка килде. Ә иң мөһиме – халык белән эшләвебез җитенкерәмәде. Узган елның декабрендә унар суыткыч, бишәр телевизор сатып алучыларны хәтерлисездер...
Шулай итеп, күпләр ниндидер бер вакытка илебез валютасына ышанычын югалтты. Монда мин үземне дә гаепле дип саныйм, чөнки федерациянең үземә ышанып тапшырылган субъекты өчен җавап бирәм бит. Кыскасы, бүгенге хәлләр киеренке. Капиталга юллар эзләп табу элеккедән күпкә авыррак. Бүген кредит рейтинглары түбән булган кече һәм урта эшмәкәрлек өчен финанс юллары ябык. Менә шуңа безгә, хакимияттәгеләргә, инвестиция программалары турында кабат уйланырга, аларны яңадан карарга кирәк. Тулаем икътисадка килгәндә, әйтик, нефть сәнәгате сәгать кебек эшли. Нефть химиясе, нефть эшкәртү дә уңышлы эшләп килә. Машина төзелеше предприятиеләре оборона-сәнәгать комплексы программасы буенча эшли. Ә инде автомобиль тармагы ихтыяҗга бәйле. Әмма Татарстанныкында гына түгел, тулаем илкүләм автомобиль тармагында да бүген хәлләр киеренке.
С.Брилев. Ягъни Сез Көнбатыш кредитларыннан башка гына да яшәргә була, дигән фикердә торасызмы?
– Күп нәрсәсез яшәргә була. Тик ничек яшәргә? Анысы – икенче мәсьәлә. Бүген барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга, безгә җитди мөнәсәбәттә торучы партнерларыбыз белән элемтәләрне сакларга кирәк. Көньяк-Көнчыгыш Азиягә игътибарны юнәлтергә. Әйтик, әлегә без гарәп дөньясы белән бөтенләй эшләмибез, ә ислам банкингы – гаять зур резервлар бит ул. Килеп туган теләсә нинди авыр хәлдән дә чыгу юлын табарга була дип уйлыйм мин.
Л.Галимова. Татарстан кризиска иң әзер төбәкләрдән берсе булып чыкты. Бездә икътисад өчен шундый авыр елда бер-бер артлы яңа производстволар ачылып тора. Шул ук вакытта инде күптәннән эшләп килүче зур сәнәгать предприятиеләребез дә бар. Әйтик, КамАЗ. Соңгы яңалыкларга караганда, июнь аенда ул нибары җиде көн эшләячәк. Мондый предприятиеләрне нинди язмыш көтә? Кадрларны ничек саклап калырга?
– Бүген төбәкләр федераль хөкүмәт белән яхшы мөнәсәбәттә. Кем әйткәндәй, асылда без барыбыз да – “бер көймәдә”. КамАЗның перспективасы юк, дип әйтү дөрес түгел. КамАЗ – Россиянең әйдәп баручы машина төзү предприятиесе. Анда заманча машиналар җитештерелә. Тик завод эчке базарга юнәлеш тотып эшләде. Ә бүген эчке базар тарайды. Без аның генераль директоры Сергей Когогин белән күп йөрибез, партнерлар эзлибез. Әле менә күптән түгел генә Әзәрбайҗанда “КамАЗ”лар җыю буенча предприятие ачтык, Перуда “КамАЗ” шассие базасында автобуслар җитештерелә торган заводта булдык. Перу Президенты армия өчен йөк автомобильләре сатып алуга тендерлар үткәреләсен белдерде. Ә КамАЗ тәкъдим итә торган шартлар – иң әйбәт шартлар. Эшләргә кирәк! Болар барысы да – вакытлыча кыенлыклар гына.
С.Брилев. Нефть бәясе төшү турында искә алып үттегез. Бу, әлбәттә инде, федераль гына түгел, республика бюджетында да чагылыш тапмый калмагандыр. Сезнең 50 процентка якын керемегез нефтькә бәйле бугай бит?
– Кайчандыр шулай иде...
С.Брилев. Ә хәзер күпме?
– Бүген бу сан әллә ни зур түгел. Нефть тармагыннан керә торган керемнәр 30 проценттан артмый. Бездә күп кенә эшкәртү производстволары барлыкка килде. Сәнә- гать структурасын үзгәртәбез.
С.Брилев. Нефть тармагы өлешенең шуның кадәр кимүен белмәгән дә идем.
– Нефтьчеләрнең төп түләүләре федераль бюджетка китеп бара. Безгә 8-9 процент чамасы гына кала. Татарстан – кеше җилкәсен кимерүче, Миңнеханов үзенең саташулы идеяләре белән тагын федераль хөкүмәттән акча сорарга ниятли икән, дисәләр, ышанмагыз! Ниндидер проектлар ачып, ярдәм сорыйбыз икән, алар барысы да үзләренә тотылган чыгымнарны аклый. Федераль хөкүмәт белән Татарстан бюджеты акчалары хисабына булдырылган “Алабуга” махсус-икътисадый зонасын мисалга китерә алам. Федераль хөкүмәт биргән акча салымнар аша кире кайтарып бетерелде инде. Хәзерге вакытта “Алабуга” махсус-икътисадый зонасында 16 завод эшләп килә. Якын киләчәктә тагын 6-7 завод ачуга исәп тотабыз.
С.Брилев. 29 март программасындагы әңгәмәбез вакытында Сез беренче тапкыр янә Татарстан Республикасы Президентлыгына тәкъдим ителәчәгегез турында бөтен халык алдында белдердегез. Республикада бу хакта нәрсә уйлаулары, нәрсә сөйләүләре турында укыганнан соң, “Миңнеханов стратегиясе” дигән фикер туды. Шушы “Миңнеханов стратегиясе” турында нәрсәләр әйтер идегез?
– Республикада инде булган стратегияне дәвам иттерүче мин. Теге яки бу якка кинәт кенә тайпылышлар юк. Нәрсәләрнедер камилләштерергә, үзем өчен, үземнең команда өчен нинди дә булса яңа бурычлар гына эзләп табарга кирәк. “Үсеш ноктасы”н табарга кирәк дип уйлыйм. Менә, экспертлар җәлеп итеп, “Стратегия – 2030” программасын эшләдек. Әлбәттә, күп кенә әйберләрне белгечләрсез дә белә идек, әмма алар нәрсәләргә аерым игътибар итәргә кирәклеген күрсәтте. Иң беренчесе һәм иң мөһиме – кеше капиталы. Балалар бакчалары да, мәктәпләр, вузларыбыз, инновацион һәм инжиниринг үзәкләре дә бу. Бүген югары дәрәҗәдә һөнәри әзерлекле кадрлар барысын да хәл итә. Икенчедән, көндәшлектәге өстенлекләребездән файдаланырга кирәк. Монысы – үзебездәге производстволар. Безнең бурыч – аларны саклап калу һәм яңа юнәлешләр булдыру. Татарстан – нефть республикасы. Без тагын бер эшкәртү заводы төзү максаты белән янып яшибез. Ягъни үзебездә инде 15 миллион түгел, ягъни 21 миллион тонна нефть эшкәртә алачакбыз дигән сүз.
С.Брилев. “ТАНЕКО-2” проекты пәйда булачак, димәк?
– Әйе, аның дәвамы булачак.
С.Брилев. Анысы да Түбән Камадамы?
– Әйе. Без иң элек этилен җитештерү өчен яңа нефть химиясе производстволары төзибез, . Башта миллион тонна этилен җитештерә торган яңа нефть химиясе производствосы төзү турында хыялланган идек. Тик акча проблемасы чабудан тартканлыктан, миллион тонна җитештерә ала торган завод урынына 600әр тонна җитештерерлек ике завод төзиячәкбез. Якындагы ике ел эчендә битум нефтен чыгаруны елына 2 миллион тоннага җиткерергә тиешбез. Бездә битум запаслары бик күп. Алга таба сланец нефте буенча технология эшләргә ниятлибез. Тагын бер юнәлеш – транспорт логистикасы, барыннан да элек, “Казан – Мәскәү” югары тизлекле тимер юл магистрален төзү проекты. Казаннан Мәскәүгә 3,5 сәгать эчендә килеп җитүне күз алдына китерегез!
С.Брилев. Гафу, бу урында сүзегезне бүлдерим әле. Аның нәрсәгә кирәген аңламыйм мин. Казанга самолетта еш киләм – бер сәгать очам, аэропортка кадәр һәм аэропорттан соң берәр сәгать барам. Җәмгысы шул өч сәгать чамасы килеп чыга. Шулай икән, югары тизлекле тимер юл магистрале проекты нәрсәгә кирәк?
– Хәзер Сез очасыз, ә киләчәктә – барачаксыз. Самолет очармы-очмасмы, һава торышы әйбәт булырмы-булмасмы, дип баш катырырга кирәк булмаячак. Чабаксардан – ярты сәгать эчендә, Түбән Новгородтан сәгать ярым эчендә кайтып җитә алуыбызны күз алдына китерегез. Без гаять зур илдә яшибез. Бер яктан, безнең көчебез булса, икенче яктан – кимчелегебез дә бу. Югары тизлектә йөри алу илебезне җыйнаграк итәчәк.
Л.Галимова. Кризис башланып кына килгән бер мәлдә Сез, беренчеләрдән булып, Татарстанның кыскарту юлыннан бармаячагы турында белдердегез. Хәзер берникадәр вакыттан соң бу сүзләрне раслый аласызмы? Бу җәһәттән фикерегез үзгәрмәдеме?
– Татарстан – нык икътисадый базага ия булган көчле төбәк. Әлбәттә, фикерем үзгәрмәде. Теләсә кайсы кыскарту артында кешеләр, кадрлар, хезмәт коллективлары тора. Шуңа күрә без республика- дагы 30 программаның берсен дә кыскартмаска карар иттек. Әлбәттә, аларның барысын да туктату җиңел булыр иде. Тик менә соңыннан яңадан эшләтә башлау гына авырга туры киләчәк. Яңа социаль объектлар, яңа мәдәният йортлары, урамнар, “Чиста су” программасы һ.б. бит бу. Бүген социаль объектлар күбрәк булсын өчен, икътисадны үстерергә кирәк. Шуңа күрә дә мин һәрвакыт, Татарстан елына 5,6 процентка үсәргә тиеш дип әйтеп киләм.
С.Брилев. Татарстаннан Мәскәүдә эшләүчеләр күбәйгәннән-күбәя. Министр Николай Никифоров, Мәскәү вице-мэры Марат Хөснуллин... Аларны җибәрү авыр булмадымы? Тагын бер соравым бар. Сезне дә Мәскәүдә көтәләр дип сөйлиләр. Планнарыгыз ничек?
– Мәскәү – дәүләтебезнең башкаласы, шуңа күрә перспективалы яшь кадрлар шунда эшләргә тиеш. Татарстаннан ярдәм кирәк икән, башкалабызга көчле, әзерлекле җитәкчеләр җибәрә алуыбызга шатбыз. Югары эшелонда гына түгел, башка урыннарда да байтак белгечләребез эшли. Без моның белән горурланабыз. Чөнки бу республикабызның көндәшлеккә сәләтле булуы турында сөйли.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 85, 19.06.2015/)