Иртәгә Татарстанда суыта
![Иртәгә Татарстанда суыта](http://www.tukai-rt.ru//media/k2/items/cache/be0ef4b046847db172e1b81dd8b0bd0f_S.jpg)
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә 5 май көнне болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, көндез урыны белән, кыска вакытлы яңгыр. Урыны белән яшенле яңгыр. Температура төнлә 8-13 градус җылы, көндез 12-17 градус җылы булачак.