Иртәгә Татарстанда буран көтелә
![Иртәгә Татарстанда буран көтелә](http://www.tukai-rt.ru//media/k2/items/cache/e3bcd63d23b2c24cf8687d77a7a4c787_S.jpg)
Татарстан республикасының гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, иртәгә 16 февраль көнне көндез һәм төнлә республиканың кайбер районнарында һәм Казанда
- төньяктан җилнең секундына 16-21метр тизлеккә кадәр көчәюе (Казанда секундына 18 метр)
- күз күрүе 1000 метр һәм аннан да кимрәк булган буран
- юлның кайбер урыннарында кар көртләре барлыкка килүе көтелә.