“Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе Шушмабаш мәктәбендә кунакта булып китте
Телевидение журналистлары һәм операторлары Шушмабаш мәктәбенә “Мәктәп” тапшыруына сюжет төшерү нияте белән килгән. Көн дәвамында алар мәктәпнең яшәешен төшерү белән мәшгуль булган: балаларның спорт белән шөгыльләнүен, җыр-биюләрен күзәтүдән тыш, сыйныфларда БДИ, ГИА га әзерлекне, балаларның көрәш, хоккей, театр түгәрәкләрендә шөгыльләнгән чакларын, малайларның әтиләренә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бүләк ясаган мизгелләрне (биредә бүләкләрне бүгеннән үк әзерли [...]