Главные новости Ижевска
Ижевск
Июль
2025

52 ел бергә гомер иткән Касимовлар гаиләсе: «Бәхет – бер-береңнең йөрәген тыңлап яшәү ул»

0

Җитеннән яки киҗе-мамыктан, кулдан тукылган, чигелгән сөлгеләр гомеребез буена зур әһәмияткә ия. Никах сандыгына бирнә итеп салына, килен төшергәндә, бал-май, икмәк ак сөлгегә куеп тәкъдим ителә. Өй туйлары, мәҗлесләрдә дә сөлгеләрсез мөмкин түгел. Сөлге – саклык, пөхтәлек, аклык бил­гесе. Корыл­ган һәр гаиләнең гомер юлы да сөлге кебек ак, тигез булып сузылып барсын иде...

Менә шундый уйландыра торган сүз­ләр, «Италмас» ансамбле башкаруындагы сөлгеле бию белән башланып китте 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы кичә. Бу бәйрәм рәсми рәвештә 2022 елның 28 июнендә Россия Президенты указы белән билгеләнде. Удмуртиядә инде 2008 елдан бирле «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» иҗтимагый бүләк кимендә 25 ел бергә яшәп, үрнәк булырлык балалар тәрбияләгән парларга тапшырыла.

Быел да бәйрәм уңаеннан Ижау шәһә­ренең Архангел Михаил кафедраль соборы янында Петр һәм Феврония һәйкәле каршында Удмуртия Рес­публикасы Башлыгы Александр Бречалов шундый парларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшырды.

Александр Бречалов тантанага кил­гән гаиләләрне сәламләп: «Һәр елны бу матур бәйрәмне билгеләп үтүебезгә бик шатмын. Удмуртиядә үзләренең мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын озак еллар саклап яши торган парлар күп. Быел сентябрьдә минем дә тормыш иптәшем белән бергә яшәвебезгә 30 ел тула. Бүген биредә булган һәр пар турында күп сөйләргә мөмкин. Аларның барысын да ныклы мәхәббәт, балаларны ярату берләштерә.

Тормышта иң кыйммәтлесе нәкъ менә шушы! Мәхәббәтегезне, зирәк­легегезне күп еллар саклап, балаларыгызга, оныкларыгызга һәм оныкчыкларыгызга тапшыруыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт! Илебезнең ныклыгы, нигезе дә шушында», – диде ул.

Республиканың район һәм шәһәр­ләреннән килгән барлык тәбрикләнүче күркәм гаиләләр арасында Балезино районы Паюра авылында гомер итүче Шәйхулла Гыйнаять улы һәм Асия Габделбәр кызы Касимовларның да булуына сөендек. Алар үзләренең гаилә сөлгесен милли традицияләрдән, тугрылык җепләреннән үрәләр. Аларны уртак балачак, мәктәп еллары бәйли. 52 ел бергә гомер иткән дәвердә бер-берсенә мәхәббәтне саклап кала алганнар.

Асия ханым кул эшләре, аш-су пешерү, чит телләр өйрәнү, психология, төбәкне өйрәнү белән мавыга. Авылда үзе ансамбль оештырган. Ә Шәйхулла абый балта остасы, автомобильләр ремонтлау белән шөгыльләнергә ярата, җитмәсә, авылның старостасы да булып тора. Касимовлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлар икесе дә укытучы һөнәрен сайлаганнар: Альбина – Паюра мәктәбе директоры, ә Гөлназ – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Фото: © "Яңарыш" газетасы редакциясе рөхсәте белән куела.

«Шуңа сөенеп бетә алмыйм: ирем татар, ике кызым да татар милләтеннән булган егетләргә кияүгә чыктылар. Барыбыз да Касимовлар, шуңа күрә кияүгә чыкканда, паспорт алыштырып торасы да булмады. Ирем белән икебез дә намаз укыйбыз, милләтебез гадәт-йолаларын саклап яшибез, – ди Асия апа елмаеп. – Быел җәен бергә торуыбызга 53 ел була. 53 ел элек менә шундый бәхетле картлык көткәнен күз алдына да китерә алмаганмындыр. Иремнән дә, балаларымнан да, кияүләрем һәм онык-оныкчыгымнан да бик тә уңдым. Мин ятим үстем. Әмма миңа Аллаһ шундый яхшы ир бирде. Күзләр тия күрмәсен! Балалар «әти» дип өзгәләнеп тора, ирем балалар өчен барсын эшләргә әзер. Тормышта иреңне матур итеп киендерү, тәмле итеп ашату, яратуыңны кушып, ризыклар әзерләүнең никадәр зур бәхет икәнен үзләре бу хисне кичергән бәхетле хатыннар гына аңлый. Гомеремдә бер тапкыр тупас сүз дә әйткәне юк аның миңа».

Сүзгә Шәйхулла абый да кушыла. «Тормышта иң мөһиме – бер-береңә юл куя белү, сабыр булу, хөрмәт белән карау. Шул вакытта хисләр дә суынмый, вак­ланмый, кадерсезләнми», – ди ул.

«Асия апаны нинди сыйфатлары өчен яраткан идегез?» – дип кызыксынам аннан. «Иң башта матурлыгы, сөйкемлелеге, кешеләргә ачыклыгы, аңа өстәп, төпле уйлый белүе, уңганлыгы, җитезлеге өчен», – ди ул.

Касимовлар бүген дә бик матур парлар, бер-берсен тулыландырып торалар. Шунысына игътибар иттем: тантана вакытында Асия апа белән Шәйхулла абый гына түгел, биредә катнашучы һәр гаилә кайчандыр туй балдагы кигән, язылышкан көннәрендәге сыман дулкынланалар, киемнәрен төзәткәләштерәләр, бер-берсенә сыенып утыралар, серле елмаялар. Мәхәббәт һәм тугрылыкның гомер көзендәге татлы җимеше – бәхет бит бу!

Чыганак: Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы, Эльмира Нигъмәтҗанова.






Загрузка...


Глава Удмуртии Александр Бречалов

Спорт в Удмуртии

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Удмуртии




Путин в Удмуртии

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Удмуртии


Частные объявления в Ижевске, в Удмуртии и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net