Безнең яраткан остазыбыз
Рузалия апаның үзе турында язылган дәф-тәрен кулыма алдым. Аның тышына “Гомер йомгагын сүтәм” дигән сүзләр язылган.
Үзе турында ул болай дип яза: “5 айлык вакытта әтием армиягә киткән. Мин әтинең йөзен дә, тавышын да белмим. Әти назыннан мәхрүм үс-кәнмен. Хәбәрсез югалган дигән хәбәре килгәч (еллар томаны аша), агач караватта чабып йөргә-немне хәтерлим.
Минем язмышым – сугыштан соңгы меңләгән ятимнәр язмышы ул. Ә әнием язмышы, һәр яз саен төшләр юрап, ирләрен көткән аналар, тол кызлар язмышы”.
Гомер уза. Гомер узганын сизми дә калганбыз. Әле кайчан гына шаулап торган Ямаширмә мәктә-бендә укып йөрдек. Класста без 20 укучы идек, кызлардан без өчәү булдык. Безне татар теле һәм әдәбиятыннан Рузалия апа укытты. Ул безне сиздермичә генә әдәби әсәрләр укырга тартты. Без татар дөньясы буенча да, тарихи шәхесләргә багышланган әсәрләрне дә күп укыдык, күп иншалар яздык. Рузалия апа безне үткәнне белергә өйрәтте, дәресләрдә “Казан утлары”, “Мирас” журналларында басылып чыккан әсәрләр белән таныштырды. Аның безне әсәрләр белән кызыксындыруның үз алымы бар иде: әсәрне сөйли башлый да иң кызык җирендә туктый, күпме генә ялынсак та, сөйләми, үзебезгә укырга куша. Ничек укымыйсың инде ул әсәрне?
Классташым Чулпан белән 11 нче сыйныфны тәмамлагач, кая укырга барырга дигән сорауны куйдык. Безнең төпле белемебез әдәбияттан булган икән дигән фикергә килдек, чөнки Рузалия апа безне класстан тыш чараларга бик күп тартты, республика конкурсларында, олимпиадаларда призлы урыннар яуладык. Чулпан белән КДПУның татар теле һәм әдәбият бүлеген тәмамладык. Икебез дә мәктәптә эшлибез. Рузалия апаның укыту алымнары әле дә искә төшә, дәресләрдә кулланабыз. Казан һәм район мәктәпләрендә дә аның укучылары татар теле, әдәбият укыталар. Алар арасында филология фәннәре кандидатлары бар.
Рузалия апа әле дә безнең якын киңәшчебез. Без аны мәктәпкә балалар белән очрашуга чакырабыз. Быел да Җиңү көненең 70 еллыгына карата оештырылган мәктәп балалары белән очрашуга килде. Ул балаларның психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, үтемле итеп аңлата белә.
Рузалия апа 5 айлык вакытта әтисе армиягә чыгып киткән, әнисе белән сугыш чорының бик күп авырлыкларын кичергән. Беренче сыйныфка укырга кергәндә әнисе үреп биргән чабата киеп, черек бәрәңге ашап үскән. Алай гына да түгел, сугыш вакытында аларда солдатлар торган. Ул солдатлар авыл башында өйрәнүләр алып барганнар. Авылга үлгән солдатларның телогрейкаларын кайтарганнар, аларны кешеләргә бүлеп биргәннәр. Рузалия апаның әнисе – Язилә апага шул телогрейкаларны юарга туры килгән. Әнисе эштә вакытта Рузалия өч күршедә үскән. Уку вакытларында иптәшләре белән бергә черек бә-рәңге җыйганнар. Язилә апа бик тырыш булгән. Иске киемнәрне сүтеп, киемнәр теккән. Шуның белән тамак туйдырганнар. Бик күп иптәшләре Мүлмә мәктәбенә укырга киткәч, “Үзем азапланып яшәдем, бар, син укып кара”, – дип әнисе Рузалия апаны укырга җи-бәргән. Иптәшләре паспорт алган, ә Рузалия апага бирмәгәннәр. Ул Арчага педучилищега укырга киткән. Шулай итеп ул Сасмак, Мүлмә, Ямаширмә мәктәпләрендә – барысы 40 ел эшләгән. Әйдәп баручы укытучы, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район берләшмәсе җитәкчесе булган.
Рузалия апа әлеге очрашуга хәзерлек белән килгән. Сугыш чорында файдаланылган лампа, Җәлил һәйкәле, Муса Җәлил турындагы альбом, әтисенең фронттан язган хатларын алып килгән ул. Укучыларга өйгә эш тә бирде: тынычлык турында, “Сугышлар булмасын” дигән темага рәсем ясарга кушты.
Рузалия апа мәктәп укучылары белән уртак тел табып сөйләшеп йөри. Ул Иске-Казан авыл җирлегендә актив ветеран, җыелышларда, митингларда йөрәккә үтәрлек итеп чыгышлар ясый. Ялгыз яшәсә дә, бик аралашучан кеше. Безне дә талантлы, сәләтле кешеләр белән таныштыра. Университетта бергә укыган иптәшенең оныгы, “Голос. Дети”да катнашкан Саидә Мөхәммәтҗанова гаиләсе белән Рузалия апада кунакта булды. Саидәнең әтисе тарих фәннәре кандидаты Айрат Мөхәммәт-җанов телефоннан аның хәлен белеп тора. Олы кешенең юктан гына да күңеле була шул. Рузалия апа авырып китеп, больницада ятканда күптән укыткан укучылары Хәй-руллина Гөлнур, Әхмәтҗанова Айсылу, Ямаширмә укытучылары Чулпан, Фәридә Хәйруллиналар аның хәлен белгәннәр. Рузалия апа аларга бик зур рәхмәтле.
Авыруларга бирешергә теләми әле ул. Аны өстәлендә язасы мәкаләләре өчен материаллар ята. Рузалия апага иртәгә 75 яшь тула. Без аны матур гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, һәрвакыт шундый актив булуын телибез.
