Добавить новость
Главные новости Гайсина
Гайсин
Октябрь
2014
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12 13
14
15
16
17
18
19
20
21 22
23
24
25
26
27
28 29
30
31

Авылда эшләүче тырыш та, уңган да, һөнәрмәнд тә булырга тиеш

0
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан республиканың иң уңган терлекчеләре, игенчеләре, авыл хуҗалыгын тотучы барлык һөнәр ияләре сишәмбе Казанда җыелдылар. Аларны бу көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар зурлады. Безнең районның иң-иң дип табылган авыл хуҗалыгы белгечләре дә шундый бәхетлеләр рәтендә булды. Аларның берсе – «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Фәйзәр Гайсин. Әлеге язма аның кебек барлык уңган, тырыш, авыр һәм чиксез ихтирамга ия булган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә багышлана.
Беренче юлларны озак кына яза алмый утырдым. Сүз юктан түгел, ә киресенчә, иксез-чиксез ташкын булып, бертуктаусыз агылган фикерләрне бер тәртипкә сала алмый җәфаландым...
 
Фәйзәр абый Гайсинны мин яхшы беләм. Ә белгән кеше турында язуы җиңел түгел. Аның нинди ачык күңелле, яхшы җанлы, тырыш кеше булуын белгәч – бигрәк тә. Үз өстемдә чиксез җаваплылык хисен тоям. Шулай да, тәвәккәлләп, чәршәмбе көнне без Калмия авылына юл тоттык.
 
«Вилданов» крестьян-­фермер хуҗалыгы механизаторлары бу көнне игеннән бушап калган җирне туңга сөрү белән шөгыльләнәләр иде. Әгъзәмнур Гайфетдинов, Алексей Кремлев һәм Фәнзәр Шәфыйков тракторда бер-бер артлы тезелеп, кызгылт-кара җирне май урынына ерып баралар иде. Килер-килешкә үк Фәйзәр абый мине, һәрвакыттагыча елмаеп, әтиләрчә кочаклап: «Сәлам, якташ! Хәлләр ничек?» – дип каршы алды. Әйе, Фәйзәр абый белән без бер җирдә үсеп, бер як һавасын сулап үскән кешеләр. Икебез дә Минзәлә районыннан. Мин Аю авылыннан, ә ул Бикбаудан. 
 
– Әткәй белән әнкәй гомер буе авылда яшәп эшләделәр. Әтием Мөдәүсәр мал врачы, әнием Мияссәрә сыер савучы булды, – дип башлый сүзне Фәйзәр абый. – Гаиләдә без дүрт бала үстек: ике кыз, ике малай. Мин икенче бала булып 1964 елның 27 сентябрендә дөньяга килгәнмен. Күптән түгел генә илле яшьлек юбилей кичәсен дә уздырдык. Менә бит ничек вакыт сулары ага: ярты гомернең үткәнен сизми дә калганмын... – ди әңгәмәдәшем, уйга калып. 
 
Фәйзәр абыйның балачагы Бикбауда үтә. Авылдагы унъеллык мәктәпне тәмамлагач та ул район үзәгендәге авыл хуҗалыгы техникумына, агроном белгечлегенә укырга керә. Агрономия серләренә бер генә ел төшенергә өлгерә егет. Уку елы үткәч тә аны армия сафларына алалар. Өч ел буе ул диңгез флотында хезмәт итә, ил чиген саклый. Армиядән соң янә техникумга кайтып, укуын дәвам итә. Гәүдәгә ныгып, җитдиләнеп кайткан егетне шундук тулай торакның коменданты итеп тә билгеләп куялар. Моңарчы да үз төркеменең старостасы булган Фәйзәр әлеге эшкә дә җиң сызганып тотына. Көндезен белем ала, аннары тулай торактагы тәртипне тикшерә, студент тормышына тәмам кереп китә. 
 
Яшьләр булган җирдә гел көлке, шаян сүз, күңелле мохит хөкем сөрә. Фәйзәр дә шушы студентлар ыгы-зыгысында кайнап яши. Һәм шунда ук егет үзенең сөйгән ярын да очрата. Үзе кебек үк агроном булырга хыялланган, йөзендә сөйкемле елмаю уйнаган Алсу исемле кыз белән егет шунда ук уртак тел таба. Уртак уй-фикерләр, теләкләр белән янып, алар бергә ике ел очрашып йөриләр, бер-берсен яхшырак белә башлыйлар. Аннары 1987 елның җәендә ике яшь йөрәк тормышларын бер итеп кавышып та куя. Бу вакытта Фәйзәр абый укуын тәмамлап, юллама буенча Боерганга эшкә җибәрелә. Яшь агроном яшь хатыны белән бергә Боерган авылында көн итә башлыйлар. Вакыт үтү белән аларның кечкенә гаиләләре дә ишәя. Бер-бер артлы ике уллары: Рамил һәм Илһам дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә олы уллары Рамилнең дә үз гаиләсе бар. Тормыш иптәше Динара белән алар бер яшьлек кызлары Диананы тәрбиялиләр, Мөслим районында яшиләр. Кече уллары Илһам исә Чаллыда яши, эшли. Ата кеше уллары турында сөйләргә ярата, аларның уңышларына куана. 
 
– Кечкенәдән үк спортка битараф булмады. Стенада эленеп торучы бу медальләрнең барысы да аларныкы, – ди Фәйзәр абый, элек уллары яшәгән бүлмәдән уздырып.
 
– Ни өчен авыл хуҗалыгы һөнәрен сайладыгыз, авыл нәрсә белән кызыктырды? – дим якташыма. 
 
– Авылда туып-үскән кеше бит инде мин, сеңлем. Аннары, сабый чактан ук авыл тормышы, аның хезмәте канга сеңеп калган. Мәктәптә укыган чакларда ат җигеп кырга ягулык ташыган, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәннәр дә истә. Шуның барысы да йогынты ясагандыр, шәт. Аннары, ошый иде миңа җир хезмәте. Һөнәремне яратмасам, бу гомер авылда яшәп, эшләп булмас иде, – дип җавап бирә Фәйзәр Гайсин. 
 
Шулайдыр шул. Әле өендә булып сөйләшкән арада да Фәйзәр абый эштән арынмады. Телефонына ара-тирә шалтыратып эш буенча нидер сорадылар, ул исә шул ук вакытта күрсәтмәләр биреп, хуҗалыктагы эш барышы белән дә танышырга өлгерә торды. 
 
– Техникумны тәмамлап чыккач та Боерганда агроном булып эшләдем, аннары бригадир итеп билгеләп куйдылар. Соңгы елларда «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында эшлим, – ди ул. 
 
Фәйзәр абый үз эшен яхшы белә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратсаң да, хуҗалыктагы хәлләрне, теге яки бу эшнең барышы турында шундук җентекләп сөйләп тә бирә, шаян сүзе белән кәефне күтәреп, күңелгә җылылык иңдерә белә. Шул ук вакытта тагын бер ошаган ягы – үзенең кул астында эшләүчеләрне кайгыртуы, алар турында борчылып торуы. Хуҗалыкның басу җирләреннән әйләнеп кайтканда да ул эшчеләрнең берсе турында әтиләрчә кайгыртып, якын итеп сөйләде.
 
Менә шундый булырга тиештер дә ул җир кешесе. Һәрвакыт аяк өстендә, үз эшен җиренә җиткереп эшләүче һәм... кешелекле. Нәкъ шулай. Юкка гына әйтмәгәннәр бит: милләт җаны авылларда яши дип. Ә авылларда киң күңелле, тырыш кешеләр гомер итә. Аларның куллары белән башаклары тулып игеннәр үсә, табыннарыбыз ризыктан өзелми. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан аларның һәммәсенә дә авыр эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телисе килә.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Гайсине, в Винницкой области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net