Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Гайсина
Гайсин
Март
2024
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29 30
31

Гөлшат апабыз – күңелләрдә! (Илзирә Вәлиуллина)

0
Гөлшат апабыз – күңелләрдә! (Илзирә Вәлиуллина)

Шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Илзирә Вәлиуллинаның Гөлшат Зәйнәшева кичәсе турында «Интертат» сайты өчен язган очеркын тәкъдим итәбез.

Әниебез, ифрат та моңлы итеп:

«Урманнарда йөрдем бер ялгызым

Баласын җуйган болан эзеннән»... –

дигән җырны еш көйли, җырлый иде…

Әйе, бәлки, нәкь менә бу юллар үзенең 4 айлык күкрәк баласын – нарасыен җир куенына салган ананың күңел халәтенә туры килгәндер ул... Хәтерләсәгез, шагыйрә Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган әлеге җырны Татарстанның Халык артисты Флера Сөләйманова да бик матур, күңелне айкарлык итеп башкара иде… Табигатьтә булган бар матурлыкны үз күңеле аша үткәреп җыр юлларына салган Гөлшат апабызның урманга багышлап язган «Кердем карурманнарга» (халык көе), «Җәйге урман» (Ганс Сәйфуллин көе), «Урман юлында» (Илгиз Мәҗитов көе) дигән җырлары да шундый ук йөрәккә тәэссоратлы җырлардан санала.

Данлыклы С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында шагыйрә,Татарстанның Габдулла Тукай премиясе иясе Гөлшат Хисам кызын искә алу кичәсендә «Урман юлында» дигән җырны Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри башкаргач, халык алкышларга күмде.Әлеге кичәдә күренекле шагыйрәнең халкыбыз яратып кабул иткән «Туган як кичләре», «Менәргә иде Урал тауларына», «Тагын елмай», «Танго», «Күл буена килсәң иде», «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә», «Аерылмагыз», «Гитара», «Кайтырмын», «Биек тауга менеп бер җырладым», «Сәяхәтче җыры», «Керкәле таулары», «Озатып җибәр», «Ык буйлары», «Тәрәзәңә ай килер», «Китмә, сандугач», «Сагынырмын Урал тауларын», «Идел суы ага торыр», «Туган җирем Татарстан» һ.б. җырлары күренекле артистлар Зәйнәб Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдинов, Ризидә Галимова, Асаф Вәлиев, Гөлнара Тимерҗанова, Рөстәм Асаев, Эльза Заяри, Артур Исламов, Ришат Төхвәтуллин, Гөлнара һәм Илнур Байназаровлар, Айгөл Бариева, Илшат Вәлиев, Алмас Хөсәенов, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Хәйри, Динар Шәрәфетдинов, Гүзәл Ахунова җитәкчелегендә «Сөембикә» балалар ансамбле җырчылары тарафыннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрының И.Камалов җитәкчелегендәге оркестрга кушылып тере тавышка башкарылды!

Шулай итеп, иң мәртәбәле җырчылар башкаруында иң матур җырлар яңгыраган затлы концерт кичәсе булды ул! Шагыйрәгә багышланган күркәм кичәне алып баручы Татарстанның атказанган артистлары Ришат Әхмәдуллин белән Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе иясе Резедә Сәлаховалар, матур итеп, чыгыш ясаучыларны сәхнәгә чакырды. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова да үзенең чыгышында: «Кеше аны искә алган вакытта яши, димәк, Гөлшат апа безнең күңелләребездә яши», – дип, Гөлшат апа Зәйнашеваның иҗатына зур бәя бирде, шигырьләре гади генә сүз белән язылса да, шул гадилек артында шундый матур образлар булуы, аның җырларының бүген дә актуаль, үлемсез җырлар икәнен бәян итте.

Кичәнең кунаклары һәм Гөлшат Зәйнашеваның якыннары – шагыйрәнең кызы Асия Зәйнашева, кияве Рафаэль Шакирьянов һәм башка туганнары.

Фото: © Нурия Биктимирова

Йөзләгән җыр авторы Гөлшат Зәйнашеваның җиңел укылышлы матур тел белән иҗат ителгән «Кояш гомере» (Фәтхерахман Әхмәдиев көе) җырын Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри белән берлектә яшь җырчы Җәмилә Камаева һәм Гөлшат Хисам кызы Зәйнашеваның оныкчыгы Ясминә Камалетдинова башкаргач, тамашачы алкышы көчәйгәннән-көчәйде! Әйе, шагыйрә буларак, Гөлшат Зәйнашева бик бәхетле каләм иясе булган, чөнки заманында аның шигырләренә көйләрне Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Бәхти Гайсин, Сара Садыйкова, Фәтхерахман Әхмәдиев, Зиннур Гыйбадуллин кебек атаклы композиторлар язып, әлеге җырларны легендар җырчыларыбыз Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Зифа Басыйрова, Фәридә Кудашева, Флера Сөләйманова, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиевалар кебек исемнәре җыр сәнгатенә алтын хәрефләр белән язылган легендар җырчыларыбыз башкарган!

Ә инде Әлфия Авзалова белән Гөлшат Зәйнашева иҗатташ дуслар гына түгел, гаилә дуслары да булганлыгын күпләрегез ишетеп, гәҗит-журналлардан укып беләсездер. Иҗатташ дус дигәннән, Гөлшат Зәйнашева Әлфия апаның гына түгел, ә Илһам Шакиров, Гали Илясов кебек мәшһүр җырчыларның концертларын алып барган шагыйрә, нәфис сүз остасы да булган әле! Шагыйрәнең шигырләре, пьесалары, хатирәләр тупланган китапта легендар җырчыбыз Әлфия ханым Гөлшат апаның изгелекләре турында искә ала, аңа чиксез рәхмәтләрен әйтә! Ире, «җыракае», күкрәк баласы белән кешенең салкын өендә яшәп яткан бер көндә шагыйрә Әлфия апаларның өенә комиссия китертә һәм комиссиядәгеләргә «атаклы җырчы шундый шартларда кеше өендә яшәргә тиешмени» дигән сорау куя, нәтиҗәдә, танылган җырчыга 1 бүлмәле фатир бирәләр.

Гаиләдә икенче бала тугач та шул ук хәл кабатлана: легендар җырчы яшәгән өйгә тагын комиссия килеп төшә, шул рәвешле, Гөлшат апа аркасында Әлфия апа 3 бүлмәле әйбәт фатирга күченү бәхетен татый. Сүз уңаеннан, Гөлшат апаны искә алу кичәсенә кызы белән кияве Асия һәм Рафаил Шакирҗановлар, оныклары, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова һәм өлкән яшьтә булуына карамастан, бөек композитор, шагыйрәне бик якын итеп яшәгән Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарскаяның килүен дә әйтим. Белгәнебезчә, Габдулла Тукай премиясе иясе Сара Садыйкова вафатыннан соң, иҗатташының исемен мәңгеләштерү максатыннан, Гөлшат Зәйнашева аның турында китап язып чыгара.

Кичә барышында сәхнәдән өзекләр күрсәтелмәсә дә, язмамда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хатын- кыз шагыйрәләр арасында иң беренчеләрдән булып Г.Тукай премиясе иясе булган Гөлшат Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай», «Җаным җәл түгел сиңа», «Язмышларым – ялгышларым», «Назлы кияү» пьесалары Кәрим Тинчурин һәм Минзәлә татар дәүләт театрлары сәхнәләрендә куелганын җиткерим. Спектакльләргә музыкаль бизәлешне танылган композитор Мәсгут Имашев яза.

Минзәлә димәктән, тамашачылар арасында, Гөлшат Зәйнашеваның 2 яшьлек вакытыннан балачагы үткән Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова да бар иде. 6нчы сыйныфта укыган чагында, Гөлшат апаның шигырен сөйләгәч, шагыйрә аның янына килеп, аркасыннан сөеп: «Бу эшеңне дәвам ит, сеңлем», – дип рәхмәт әйтеп, мактау сүзләре ирештереп, үзенең кем кызы булуы белән кызыксынуын бүген дә ачык хәтерли, танылган якташ шагыйрьләрнең шигырләрен яттан сөйләүче Алия Әзһәм кызы. «Йөз чалымнарыбызда охшашлык күреп микән, миңа бик күпләр, сез Гөлшат Зәйнашеваның туганы түгелме, дигән сорау бирә.Туганы булмасам да, шагыйрәнең иҗатын бик яратам, шундый талантлы якташым булуы белән чиксез горурланам», – дип елмайды һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы милли җанлы җитәкче ханым. Шагыйрәнең: «Бу эшеңне дәвам ит», – дигән сүзләрен Алия Әзһәм кызы аның иҗатын пропагандалап, яктыртып, исемен халык күңелендә яшәтү кирәклегендә дип кабул итә.

Әйе, сөенечкә, Минзәлә якларында шагыйрәнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән бик күп эшләр башкарыла. Балачагы, үсмер еллары үткән Югары Тәкермән авылына кергәндә, шагыйрәнең шигырь юллары язылган стелла торуы, Г.Сабитов исемендәге Югары Тәкермән төп гомуми белем бирү мәктәбендә истәлек тактасы куелуы чын мәгънәсендә куандыра! Авылда Гөлшат Зәйнашева исемендәге урам булуы, шулай ук «мәдәният» милли проект кысаларында төзелгән мәдәният йортына шагыйрәнең исеме бирелүе – үзе зур мәртәбә! «Район җитәкчелеге, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, «Минзәлә» гәзите, Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, кияве Рафаил Вәли улы Шакирҗанов җитәкчелегендә инде унынчы ел «Кояш гомере телим мин сиңа» дигән фестиваль үткәрә.

7 районны колачлаган җирлектә үткәрелүче әлеге фестиваль барышында халкыбыз язмышын кайгырту, намуслы булырга өндәү, яшьлек, мәхәббәт белән сугарылган иҗаты аша шагыйрә, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Г.Зәйнашева белән очрашабыз, аның иҗаты белән рухланабыз», – диде әлеге фестивальне оештыруда зур өлеше булган Алия ханым. Бөек шәхесләрне зурлауда күрсәткән ярдәме өчен район башлыгы Айдар Фәсләх улы Салаховка да рәхмәтле алар. Нәкь менә Айдар әфәнде тәкъдиме белән, Гөлшат апаның балалар өчен дә язганын күз уңында тотып, быелгы фестивальдә балалар да катнаштырылган. Кайбер район, авыл җирлеге башлыклары үзе эшли торган районнан нинди танылган каләм ияләре чыкканын да белмәгән заманда мондый гамәлләр, әлбәттә, мактауларга лаек! Шундый булып калыгыз, Минзәләлеләр! Афәрин!






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин поздравил работников скорой помощи с профессиональным праздником


Спорт в России и мире
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Азаренко проиграла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Концентрация песка в городском воздухе возвращается к обычным значениям





Путин в России и мире
Москва

Politico: Россия проиграет войну с НАТО, предупреждает Польша (Topmember)


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Винницкой области

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Гайсине, в Винницкой области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Алла Пугачёва

Гитарист Пугачевой Левшин рассказал о проблемах со здоровьем у певицы



Гайсин

Сакральная неоригинальность: почему ИИ не убьет литературного гения

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net