Добавить новость
Главные новости Гайсина
Гайсин
Январь
2022
1
2
3
4
5
6
7
8
9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19 20 21 22
23
24 25 26 27 28
29
30
31

Яңа Чишмәдәге автоһәлакәт корбаны турында: «Соңгы сулышында да пассажирларын уйлаган»

0
19 гыйнвар көнне Татарстанның Яңа Чишмә районында булган юл һәлакәте бөтен республика халкын тетрәндерде. Фаҗига Яңа Чишмә районында булса да, төнге юлда Чирмешән районы кешеләре бәлагә тарый. 8 пассажир утырткан автобус башта торбалар төягән йөк машинасы белән бәрелешә, соңрак аларга тагын ике машина килеп бәрелә. Биш кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Алар Чистай хастаханәсенә озатыла. Бу төндә Hyundai автобусы йөртүчесе Михаил Беляевның гомере өзелде. Аның тормыш иптәше, өч баласы, өч оныгы калды. «Рулен үз ягына борган» Михаил Михайловичның кызы Наталья Кашаева фаҗиганең нечкәлекләре турында сөйләде. — Әти йөк машинасына үзе утырган ягы белән килеп бәрелгән. Рулен икенче якка борган булса, автобусның икенче ягы — пассажирлар ягына зыян киләчәген аңлаган ул. Шуңа бөтен авырлыкны үз ягына алган. Автобус кабинасында әти кысылып калган, аягы өзелгән. Шул тимер арасына кысылган килеш 40 минут тирәсе торган. Бик күп каны аккан, аңын да җуя башлаган. Коткаручылар башта әтине үлгән дип уйлаганнар хәтта. Әтине хастаханәгә алып килеп җиткеререгә җитешкәннәр, әмма соң булган инде. Реанимациягә дә керергә җитешмичә калган ул. Үләр алдыннан соңгы тапкыр аңына килеп күзләрен ачкан да: «Пассажирларның барысы да исәнме?» — дип сораган һәм шундук аның йөрәге туктаган. Инде көне буе әллә кемнәр шалтыратып кайгы уртаклаша, без аларның кемнәр икәнен дә белмибез, номерларыбызны каян табалардыр. Әти рус милләтеннән. Гаиләдә үзе генә үскән, якын туганнары юк. Без — өч бала, өч оныгы ятим калдык. Әнигә бик авыр. Бик ярата иде әтине. Сөйләшергә дә хәле юк аның, — дип уртаклашты Наталья. Кызы сүзләренчә, әлеге һәлакәтнең нечкәлекләрен Тикшерү комитеты барлый. "Транспортлардагы видеорегистраторлардагы язмаларны караганнар. Автобус тиешле тизлек белән хәрәкәт иткән. Әтинең бер гаебе дә юк!" — ди Наталья. «Өлгерермен дип өметләнгән» Беренче мәгълүматлар буенча, төп юлдан автобус хәрәкәт иткән вакытта икенчел дәрәҗәдәге юлдан прицебына торбалар төягән «КамАЗ» машинасы чыга. Камаз төп полосага кереп калырга җитешми һәм шушы вакытта аның тагылмасына автобус килеп бәрелә.  Михаил Баляевның төпчек кызы Анна әтисен үкенечле үлем белән китте дип, күз яшьләрен тыя алмый. — Әтием үзен түгел, пассажирларны кайгырткан. Иң зур таянычыбызны югалттык. Әтием дөньядагы иң әйбәт кеше иде. Һәрвакыт ярдәмчел булды. Яхшы әти, ышанычлы ир, тырыш гаилә башлыгы. Үз эшен җиренә җиткереп башкарды, яратты. Аны һәр кеше белә, хөрмәт иттеләр, яраттылар. Камазның йөртүчесе машина килүен күргән бит. Бу хакта ул тикшерүчеләргә дә әйткән, гаебен дә таныган. Җитмәсә, прицебына торбалар төялгәнне белдертә торган махсус билгеләр дә куелмаган булган. Төнлә, караңгыда… Юл кагыйдәләре буенча, ул төп юлдагы транспортны уздырып җибәрергә тиеш булган. Өлгерермен дип өметләнгән инде… «Яңа йорт салып чыккан иде» Михаил Баляевны эш урынында да кешелеклелек сыйфатлары белән аерылып торуын әйттеләр. Чирмешәннең авто-транспорт предриятиесенең баш инженеры Раил Шәйхетдинов Михаил Михайлович белән бергә 12 ел эшләгән. — Көз көне генә пенсиягә чыккан иде, эшен яратты, ялга китәсе килмәде. Аның ниндидер авариягә эләккәнен беркайчан да ишеткән булмады, бик төгәл йөртүче иде. Беренче тапкыр шундый хәлгә юлыкты, соңгысы да булган икән, күрәсең. Ә бит ул автобустан кисеп алып чыгаргач та, носилкада килеш: «Как там пассажиры?» — дип кычкырып яткан. Шул хәлдә дә башкаларны кайгырткан. Аны бөтен район кешесе белә иде. Бөтен Чирмешән кешесен үз автобусында йөртеп чыккандыр ул. Тәртипкә бик таләпчән булды. Һәрвакыт автобусын чисталыкта тотты. Тимер эшенә хирыс. Хезмәт юлын эретеп ябыштыручы булып башлаган, аннары автобуска утырган. Аның беренче автобусын «Карлсон» дип йөртә идек. Андый автобуслар бутән предприятиеләрдә гамәлдән чыгарылып бетте, ә аның машинасы 2012 елга кадәр йөрде. 1995 елгы булса да. Автобусларын карап кына тора иде. Моннан җиде — сигез ел элек кенә яңа йорт салып чыккан иде. Яңа йортта сөенеп яшисе дә, яшисе иде әле дядя Мишага, — дип сөйләде Раил Шәйхетдинов. — Чирмешән халкы әле дә бу хәбәрдән шок хәлендә, безнең өчен зур югалту. Михаил бик игелекле, гадел, эш сөючән кеше иде. Бик тәртипле гаилә төзеде, — дип сөйләде Чирмешәндә яшәүче күршесе Светлана Гласнова. Район үзәгендә кешеләр бер-берсен яхшы белә, дип сөйләде ул. Михаил Баляевның элеккеге хезмәттәше Илшат Гайсин белән дә элемтәгә кердек. — Михаил Михайлович 36 ел дәвамында бер предприятиедә автобус йөртүчесе булып эшләгән тәҗрибәле шофер. Рульдә эшләү ул — көн саен тормышыңны куркыныч астына кую дигән сүз. Ул шуны аңлый иде. Профессионал иде. Һәрчак әйткән сүзендә торды», — дип Михаил Баляевны искә алды ул.  Михаил Баляев 22 гыйнвар көнне туган ягын Чирмешәндә җирләнәчәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Баляевлар гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.   





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Гайсине, в Винницкой области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net