Добавить новость
Главные новости Гайсина
Гайсин
Июль
2015
1 2 3 4
5
6
7
8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24 25 26
27
28
29
30
31

Югары Суыксуда елгадан бер көндә ике кешенең гәүдәсен таптылар

0

Республика сулыкларында һәр көнне 3-4 кеше үлә, дип белдерә Татарстан гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры урынбасары Олег Степушенко. 

Июнь аенда гына да республика сулыкларында 45 кешенең гомере өзелгән, аларның 2се балалар. Узган елның бу чорында исә 22 кешенең, шул исәптән 1 баланың үлеме теркәлгән булган.
Суга батуның төп сәбәпләре булып исерек килеш коену, рөхсәт ителмәгән урында суга керү тора. Балалар исә әти-әниләренең караусыз калдырулары аркасында батып үлгән. 
Коену сезонында үлүчеләр санын Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре, Норлат, Яшел Үзән, Минзәлә, Сарман һәм башка районнар белән беррәттән Тукай районы да арттыра. Мәсәлән, бер көн эчендә генә дә, 29 июньдә, бер сулыкта рәттән ике кеше батып үлде. Югары Суыксу авылындагы елгада иртәнге сәгать 6 тулганда коткаручылар төркеме бер көн элек су астына киткән 41 яшьлек ир-ат гәүдәсен табып алалар. Озак та үтми, 10 сәгатьтән соң, 57 яшьлек ирнең мәете табыла. Батучылар икесе дә исерек килеш суга кергән булганнар.  
Бу ситуациядә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге кыргый пляжларны җирле хакимиятләр, Эчке эшләр бүлекләре һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең райондагы бүлекчәләренә ныклы контрольгә алырга куша. Шулай ук су объектларында кагыйдәләрне бозучыларга штрафлар да салыначак.
Административ җәза су керергә ярамавын аңлаткан билгеләр торган территориядә коенучыларга, су объектларын һәм яр буйларын пычратучыларга, сулыклар янында спиртлы эчемлекләр һәм наркотик матдәләр кулланучыларга, шул хәлдә суга керүчеләргә, пляжга эт һәм башка хайваннар белән килүчеләргә, бүрәнәләрдә, такталарда, автомобиль камераларында суга керүчеләргә, пляж территориясендә балык тотучыларга һәм башка шундый хокук бозучыларга карата кулланыла. Гражданнарга 1000нән 1500 сумга, вазифадагы затларга 4000нән 5000 сумга, юридик затларга 40000нән 50000 сумга кадәр штраф салына. 
Су кереп кенә түгел, 29 июньдә эш вакытында да елгада бер ир-атның гомере өзелде. ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы мәгълүматларына караганда, Кама елгасының Бәтке авыл җирлегенә кергән «Бытовик» бакчачылык ширкәте янында ком һәм гравий тутырылган баржа әйләнә. Бу территориядә су төбеннән әлеге катнашманы чыгару белән шөгыльләнгән булалар. 30 яшьлек капитан һәм 35 яшьлек рулевой-моторист баржа әйләнгәндә аннан чыгарга өлгерәләр, ә өченче хезмәткәрнең гәүдәсен авариядән соң сәгатьтән артык вакыт үткәч су өстеннән табалар. Һәлакәтнең сәбәбе баржаның техник төзексезлегендә дип фаразлана.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Гайсине, в Винницкой области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net