Добавить новость
Главные новости Гайсина
Гайсин
Май
2015
1 2
3
4
5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мурат Гайсин: «Җырдан аерылмыйча гына, сәясәт өлкәсендә эшләр идем»

0
Ул – татар эстрадасында Мурат исемле бердәнбер артист. «Кайсы Мурат?» «Арчаныкымы? Азнакайныкымы?» дип тә баш ватып торасы юк. Башкортстаннан ул. Моннан тыш, аның тагын бер үзенчәлеге бар. Ул берьюлы ике Альбинаны ярата. Юк, начар уйларга ашыкмагыз. Аның берсе – әнисе, икенчесе – тормыш иптәше.
 
– Мурат, Татарстанга мине мәхәббәт алып килде, дигән идең бервакыт. Казанга тарткан нинди көчле мәхәббәт ул?
 
– Дөресен генә әйткәндә, Татарстанга, Казан шәһәренә, җырга булган мәхәббәт, татар эстрадасының үсеше, «Барс-медиа» дигән зур продюсерлык үзәге һәм, әлбәттә, булачак тормыш иптәшем Альбина биредә булганга күченеп килдем. Быел аның белән гаилә коруыбызга – 5 ел. 
 
– Һәр кешенең ике гаиләсе була. Берсе – туып- үскән, икенчесе үзе төзегән. Туып-үскән гаиләң белән таныштырып үт әле.
 
– Мин – тумышым белән Уфадан. Тамырларым Дүр­төйле һәм Кушнаренко якларыннан. 1987 елның 6 мартында туганмын. Срокны 8 мартка куйган булганнар. Әмма хатын‑кыз бәйрәмендә тумыйм әле, дип, бу дөньяга иртәрәк килгәнмен. Һәрбер чын татар гаиләсе кебек, моңны ярата торган, җырны үз иткән гади гаилә инде безнең. Әниебез – безне илһамландыручы да, критик та. Язган җыр яисә башка иҗади эш башта аның «кастинг»ы аша үтә. Әтиемнең бу дөньядан китүенә быел 20 ел була. Апам 18 ел Уфа Яшьләр театрында эшләп, узган ел «Башкортстанның атказанган артисты» исемен алды. Гаиләле, кызы Элина ике ел рәттән Франциядә узган җыр бәйгесендә Гран‑прига лаек булды. 
 
– Соңгы арада радио-телевидениедән сирәк ишетелә башладың, бүтән өлкәгә күчтеңме әллә?
 
– Үземнең радио тыңлаганым юк, сирәк‑мирәк кенә. Ялгыш кына кабызсам да, гел үземне ишетәм. Бәлки, яңа җырларны күз алдында тотып әйтәсеңдер? Яңа җырлар бик күп, ләкин аларга тавыш яздырган юк әлегә. Шуңа күрә ротацияләргә бирелмичә, шәхси хәзинә булып яталар. Дөрес, концертларда яңа җырлар башкарам. Интернетка да күбесе куелган. Хәзерге вакытта яңа программа эшлибез. Аны тамашачыга яңа сезонда тәкъдим итәрбез, Алла боерса! Җыр, сәхнә – минем төп эшем. Бу – минем тормышым, минем ипием һәм яраткан һөнәрем. Башка эш белән шөгыльләнәсеңме дигәннән, сәясәт белән кызыксынам. Ул өлкәдә эшли дә алыр идем, әмма җырдан аерылмыйча гына. 
 
– Карап торышка бик җайлы кеше күренәсең. Синең белән аралашу рәхәт. Ә холкың нинди? 
 
– Усал мин. Тиз кызып, кабынып китәм. Әмма зур плюсым бар: ничек тиз кызсам, шулай сүреләм дә. Романтик инде үзем. Кызларга карата бигрәк тә...
 
– Эстрадада җырчылар күп. Көн саен бер яңа исем пәйда була. Шулар арасында үз урынымны таптым дип уйлыйсыңмы?
 
– Меңнән артык «җырлаучы», утызлап җырчы бар эстрадабызда. Халык мине кайсына кертә, мин шуңа риза. Безне күзәтүче, төзәтүче, бәяләүче – халык. Үз‑үземә бәя бирү дөрес булмастыр. 
 

 


Ландыш Кәбирова

Шәһри Казан





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Гайсине, в Винницкой области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net