Бишесенә 21 ел. Ижауда "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешегә хөкем карарлары чыкты
Удмуртия башкаласы Ижауда, Индустраиль районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешенең: Буранбай Әбушаһмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдингә хөкем карарлары чыкты.
Хөкемдар Алексей Шнит Әбушахмин, Әюпов, Гыйзәтуллин һәм Исәнгилдинның һәркайсын дүрт ел да ике айга колониягә хөкем итте, ә Әхмәтовка дүрт ярым ел иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләде. Прокурор аларга 8әр ел сораган иде.
Мәхкәмәнең эш кәгазьләренә ярашлы, аларны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану"да гаеплиләр. Азатлык Радиосы алар турында тәфсилләбрәк сөйли.
Буранбай ӘбушаһминБашкортстанның Баймак районы Мерәс авылында туган 22 яшьлек Буранбай Әбушаһминны куәт оешмалары вәкилләре 2024 елның 25 гыйнварында, кич тоткарлый.
"Нигамәт авылыннан алып киткәннәр, ул анда кунакта булган", дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә активистлар. — Аңа башта административ җәза булачак, 10 тәүлек биреләчәк дип әйткән булганнар, әмма 26 гыйнварда Уфага алып киткәннәр".
— Гадәти киемнән кешеләр килде, нәрсә майтарылуын беркем аңламады, — дип сөйләде туганнары егетнең тоткарлануы төшерелгән видеоны чыгарганда. — Буранбайны юка гына кофтадан килеш алып чыгып киттеләр, бишмәтен, башлыгын кияргә дә ирек бирмәделәр.
26 гыйнварда Баймак районы мәхкәмәсе хөкемдары Азат Үтәрбаев Буранбай Әбушаһминны "рөхсәтсез чарада катнашу"да (Административ хокук бозулар кодексының 20.2нче маддәсе, 6.1нче өлеше) гаепле дип таба. Аны ун тәүлеккә кулга алалар. Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, янәсе ул "Алчиновка (активист Фаил Алсынов — ред.) — азатлык!", "Үзебезнекеләрне бирмибез!", "Фаил, без синең белән!" дигән шигарләр кычкырган. Шулай ук янәсе "кар чистартучы һәм юлларны тигезләүче махсус техникага эшләргә комачау иткән".
"Ул атлар белән шөгыльләнә — атлар өйрәтә, төрле ат ярышларында катнашты һәм җиңде", дип язды Буранбай Әбушаһмин турында танышлары.
Туганнары әйтүенчә, егетне тоткарлаулары турында белгәннән соң, аның әнисе Ишсылуның хәле начарайган.
— Ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде. Табиблар югары кан басымы кризы дигән диагноз куйды. Шулай ук йөрәк чирләре аркасында исәптә тора, — дип язды алар.
Шулай ук, туганнары әйтүенчә, Буранбай "гаиләдә бердәнбер туендыручы булган", "гаиләсен тәэмин итү өчен ике эштә эшләде: буш вакытында таксига чыга иде, чөнки әнисен дәваларга акча җитми", диде туганнары.
27 гыйнварда Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе хөкемдары Роза Гафурова тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, егетне тикшерү изоляторына җибәрә. 1 февральдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу карарны үзгәрешсез калдыра.
Буранбай Әбушаһминның сак астында тотылу вакытын берничә тапкыр озайталар.
Мөнир ИсәнгилдинCибайда яшәүче Мөнир Исәнгилдинның тоткарлануы турында 2024 елның 27 гыйнварында билгеле булды.
— Абыйны алып киттеләр, — дип җиткерде туганы. — 25 гыйнварда иртүк өйгә бәреп керделәр, бөтереп алдылар, балаларны куркыттылар.
Шул ук көнне, 25 гыйнварда, Баймак районы мәхкәмәсе Исәнгилдинны "полиция хезмәткәренә буйсынмауда" (Административ хокук бозулар кодексыныд 19.3нче маддәсе, 1нче өлеше) гаепле дип таба.
"Безгә аны Баймакта булачак, ун тәүлек утырачак та чыгачак дигәннәр иде. Икенче көнне иртүк полиция бүлекчәсенә бардык — ул анда юк иде инде. Сораша башлагач, төнлә Уфага алып киттеләр диделәр, аннан соң аны 17 мартка кадәр Уфада ябып куюлары ачыкланды", — дип язды Исәнгилдинның туганы.
2024 елның 26 гыйнварында Уфаның Киров районы мәхкәмәсе ирне 17 мартка кадәр кулга ала. Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу карарны көчендә калдыра. Соңрак сак астында утыру вакытын берничә тапкыр озайталар.
Мөнир Исәнгилдинга 29 яшь. Ул укытучы гаиләсендә туган. Вахта белән йөреп, эретеп ябыштыручы булып эшләгән.
"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең күбесе кебек үк, туганнары әйтүенчә, Исәнгилдин да — "гаиләсендә бердәнбер туендыручы". Аның ике кечкенә баласы бар, хатыны исә декрет ялында.
Мартта Исәнгилдинның гаиләсе Русия президенты Владимир Путинга видео яздырды. Анда алар ирне ничек тоткарлаулары турында сөйли һәм президенттан "нигезсез тоткарланучыларга карата гаделлекне торгызуны" сорый.
— Ирем гади, яхшы күңелле, җаваплы кеше, менә дигән гаилә башлыгы, — дип сөйләде аның хатыны.
Апрельдә исә ул ире турында язганда "Балалар өч ай буе әтиләрен күрмәде, бик сагынабыз... Бу юксынуны сүзләр белән генә аңлатып булмый", дигән иде.
Июль аенда Русия Тикшерү комитеты Мөнир Исәнгилдин белән бәйле җинаять эшендә тикшерүләрнең төгәлләнүен игълан итте. "Тикшерү фаразынча, Исәнгилдин полиция хезмәткәренә кар аткан һәм аның уң кулына тидергән", дип җиткерде "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты.
Августта аңа беренче тапкыр гаиләсе белән күрешергә рөхсәт итәләр.
"Балаларның, иремнең, безнең шатлыгыбызның чиге юк иде! — дип сөйләде Исәнгилдинның хатыны. — Хушлашкан чакта кызым: "Әти, ничек тә булса бу тәрәзәне ачып синең янга килә алсам иде", диде.
2024 елның декабрь ахырында исә хатыны аның әле дә Уфада булуын, Ижауга кайчан алып китәчәкләре билгеле түгеллеген хәбәр итте. "Тиздән Яңа ел. Балалар бу искиткеч бәйрәмне без җылы гаилә түгәрәгендә, бергә каршы алырбыз дип уйлый", дип язды ул.
Руслан ГыйззәтуллинБаймак районының Монасыйп авылында яшәүче 46 яшьлек Руслан Гыйззәтуллинны куәт оешмалары вәкилләре 3 февральдә тоткарлый. Бу хакта аның апасы әйткән иде.
"Ул гел намуслы һәм гадел кеше булды. Ул өлкән сыйныфларны укытты һәм бер үзе улын үстерде", дип сөйләде апасы.
Медиа ирнең "тәрәзәләр кую белән шөгыльләнүен" дә язган иде.
Активистларның Telegram-каналларында хәбәр ителгәнчә, 2024 елның 4 февралендә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе Гыйззәтуллины тикшерү изоляторына җибәрә.
"Бар да яхшы, чирләмим, бу да әйбәт, хәтта искиткеч", дип язган ул былтыр март башында тикшерү изоляторыннан. "Ә болай, төрмәне беркемгә дә теләмәссең. Тик монда да кешеләр утыра, иң мөһиме — кешечә аралашу. Камерадашлар белән көненә берничәшәр сәгать сөйләшәбез, чөнки телевизор да, телефон да юк. Күп әйбер беләсең — әгәр дә интернет белән телефон булса, төрмә блогеры булырга мөмкин".
Ирнең сак астында утыру вакытын берничә тапкыр озайталар.
— Әлегә тынычландыра торган яңалыклар юк, — дип хәбәр итте май аенда ирнең апасы. — Шуны гына әйтә алам: туганым ияләшкән, рухи хәле тынычланган. Хәбәрләр алмашып торабыз, кирәк-яраклар җибәрәбез һәм яхшыга өметләнәбез.
Соңрак апасы Русланның буш вакытларда Коръән укуын һәм "гарәп телен камилләштерүен, кайчан да булса Мәккәгә барырга хыяллануын" язды.
"Сөйләшкәндә хәзерге вакытта аның бик начар физик хәлдә булуын аңладык. Кызганыч, тикшерү изоляторында еш кына дуңгыз ите бирәләр, ул аны дини инанычы аркасында ашый алмый. Безнең сирәк кенә җибәреп торган ашамлыклар аңа тулы канлы туклануны алыштыра алмый шул", дигән иде апасы.
2025 елның гыйнвары башында Руслан Гыйззәтуллин әле Уфада булган.
Быел гыйнварда аның тикшерү изоляторында күзләре начаррак күрә башлавы хәбәр ителгән иде.
"Күзе начарайган. Апрель аенда +1ле күзлек җибәргән булганнар, хәзер исә ул +3ле күзлек сораган" дип сөйләде туганнары.
Берничә көннән соң апасы тикшерү изоляторындагы медпунктта Руслан Гыйззәтуллинга конъюнктивит диагнозы куелуын җиткерде.
Айрат ӘхмәтовБашкортстанның Хәйбулла районы Подольски авылында яшәгән 48 яшьлек Айрат Әхмәтовны, хатыны Нурия әйтүенчә, 2024 елның 26 гыйнварында тоткарлыйлар. Шул ук көнне Уфаның Киров районы мәхкәмәсе — Тикшерү комитеты үтенече белән — аны 2024 елның 17 мартына кадәр кулга ала. Ачык чыганаклардан Әхмәтов турында башка мәгълүмат табылмады.
"Интернетта таралган мәгълүматка караганда, әлеге ир кайчандыр Приморье краенда хезмәт иткән: шул төбәккә теркәлгән номерларның берсе буенча ул контактларда "замполит" дип сакланган, — дип яздылар Айрат Әхмәтов турында Башкортстан активистлары. — Соңгы вакытта фатирлар сату белән шөгыльләнгән".
"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты мәгълүматларына күрә, Әхмәтов гаиләсе белән Баймакта яшәгән.
"Балигъ булмаган балаларның әтисе, отставкадагы подполковник, риелтор", — дип күрсәтелгән иде "Мемориал"ның Әхмәтовка багышланган карточкасында.
Башка мәгълүматлар ачыкланмды.
Илнур Әюпов29 яшьлек Илнур Әюпов турында аның Сибайда яшәве, 2015 елда биредә Башкорт дәүләт университетының филиалын тәмамлавы гына билгеле. Ирне тоткарлаган вакытта аның баласына өч ай да тулмаган була.
Башкортстан Югары мәхкәмәсе сайтындагы эш кәгазьләреннән күренгәнчә, Әюповны тикшерү үтенече белән Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе кулга алган. Сак астында тотылу вакытын да шул ук мәхкәмә озайткан. Башкортстан Югары мәхкәмәсенә юлланган шикаятьләре кире кагылган.
Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
