Медиа: Казанның Идел буе районы мәхкәмә приставлары бүлекчәсендә тентү узган, җинаять эше ачылган
500 мең сум бурычы булган бер ир мәхкәмә приставы Ильвина Җамалиевага мөрәҗәгать иткән: бурычын түләү өчен ул үзенең машинасын саттыруны сораган. Пристав машинаны кулга алган, аны үзенең егетенә саткан, әмма ирнең бурычлары түләнмәгән: акчаларны бурычны каплау өчен күчермәгән диелә.