Башкортстанда "Баймак эше" нигезендә кулга алынганнарны азат итү таләбе белән петиция чыкты
Аны бер тоткарланучының туганы Илгиз Байгускаров "ВКонтакте"да чыгарды. Ул Баймакта протест белдерүдә катнашучыларны җибәрүне һәм тәртип саклау оешмалары гамәлләренең канунга никадәр ярашлы булуын тикшерүне таләп итә. Әлегә петицияне 300дән артык кеше имзалаган.