Югары мәхкәмә активист Альберт Рәхмәтуллинга "пычрак кәстрүлләр" чарасы өчен бирелгән җәзаны гамәлдән чыгарды
7 февральдә Уфаның Совет районындагы кайбер йортларда яшәүчеләр (аларда узган елның ноябреннән газны өзгәннәр) "пычрак япмалар һәм кәстрүлләр перформансы" дигән чара уздырды. Аны видеога төшерүе өчен активистка 40 сәгать мәҗбүри эш бирелгән иде.