Татарстан референдумының 31 еллыгына Казанда татар тасмалары таратылды
“Азатлык” татар яшьләре активистлары 1992 елның 21 мартында уздырылган Татарстанның суверенлыгы турында референдумына 31 ел тулуны Казанда Татарстан байрагы төсендәге татар тасмалары таратып искә алды. Барлыгы 5 мең тасма таратылган.