Медиа: Катерина Тихонованы биш ел дәвамында шәхси сәфәрләрендә Путин сакчылары озатып йөргән
Русия кануннарына ярашлы, дәүләт сагыннан файдалана алу өчен гаилә әгъзаларының президент белән бергә яшәве яки аның белән бергә сәяхәт итүе шарт, ә Катерина Тихонованың шәхси сәяхәтләре канунның бу таләпләренә туры килми, дип искәртелә. Путинның кызы бюджет акчаларына сәяхәт иткән дип фаразлана.