Кассация мәхкәмәсе Уфа активистлары былтыргы протестларны бастырган полициягә 2,4 миллион сум түләргә тиеш дип тапкан
23 һәм 31 гыйнварда Русиянең төрле шәһәрләрендә агуланганнан соң Германиядә дәваланган һәм Русиягә кайту белән тоткарланган Алексей Навальныйны хуплап чаралар оештырылган иде. Башкортстан эчке эшләр министрлыгы полицияне ял көнендә эшләткән өчен активистлардан акча түләттермәкче.