Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июль
2019

Көнбагыш нидән файдалы?

0

Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан туфракка тирән үтеп кергән үзәк тамыр системалы куәтле берьеллык үсемлек. Сабагы туры, ботаксыз яки аз ботаклы, 3 м биеклеккә җитә, ул бер түгәрәк — баш белән тәмамлана яки ботакларда берничә данә кечкенәләре дә була. Яфраклары алмаш торышлы, зур, ярымтүгәрәк-йомыр- касыман, озынлыкка 30 см га җитәләр, озын саплы. Чәчәк төркеме — 40 см га кадәр диаметрлы зур кәрзин. Кәрзиндәге кырый чәчәкләр ачык сары, җенессез; уртадагылары — аз гына ачыграк, көпшәле, ике җенесле. Җимешләре — кара, көрән яисә буйлы эре төшләр. Июль-августта чәчәк ата, җимешләре август-сентябрьдә өлгерә.

Көнбагыш кыргый хәлдә очрамый. Россиянең көньяк төбәкләрендә аны майлы культура буларак, ә төньяктарак силос өчен үстерәләр.
Медицинада кырыйдагы телле чәчәкләрен, яфракларын һәм көнбагыш маен файдаланалар.

Тарттырылган көнбагыш кәрзиннәреннән ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау өчен кулланыла торган препаратларның төп нигезен тәшкил иткән пектин алалар, ә чистартылган көнбагыш мае төрле майлы эремәләр, мазьлар, пластырьлар һ. б. өчен төп чимал булып хезмәт итә. Көндәлек тормышта көнбагыш маен еш кына эч йомшарткыч буларак кулланалар. Кайчак кыздырылган маен пешкән урыннарга бәйлиләр.

Моннан тыш аны атеросклерозны кисәтү һәм дәвалау өчен тәкъдим итәләр. Аның мондый тәэсир көче составында туендырылмаган куе кислоталар булу белән аңлатыла. Кипкән яфракларыннан һәм кырый чәчәкләреннән (аларда флавоноид гликозиды, холин, бетаин һ. б. бар) 5 өлеш 40° лы спиртка 1 өлеш чимал исәбеннән спиртлы төнәтмә әзерлиләр. Аны, аппетитны яхшырту өчен әчелек буларак, көнгә 2—3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Аппетитны күтәрү өчен көнбагыш чәчәкләре төнәтмәсеннән дә файдаланырга мөмкин: 1 аш кашыгы кырый чәчәкләрне, чәй кебек, 1 стакан кайнаган суда пешерәләр һәм ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәләр. Косметологиядә коры һәм җыерчыклана башлаган биткә майлы аппликацияләр ясыйлар.

Чәчәкләрен һәм яфракларын чәчәк атканда кул белән җыялар. Яфракларын яшел килеш, сапларыннан башка гына, чәчәкләрен шиңмәгәннәрен һәм зарарланмаганнарын җыялар. Чималны, кәгазьгә яки материалга юка гына итеп җәеп, ачык һавада, чормада, сарайда киптерәләр, кояш нуры төшүдән саклыйлар. Кипкән чәчәкләрен һәм яфракларын коры урында 2 ел сакларга мөмкин.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день


Спорт в России и мире
Москва

Ростелеком: Объявлены итоги XIII конкурса «Вместе в цифровое будущее»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Уимблдон потребует от российских теннисистов подписать декларацию о нейтралитете


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Подписчикам Инго Экосистемы стало проще помогать людям





Путин в России и мире
Москва

Путин поблагодарил главу Вьетнама за радушный прием и гостеприимство


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лавров прибыл в Минск для встречи с Лукашенко и Алейником




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Коммерсантъ

По городам и БРИКСам // Россия и Глобальный Юг будут дружить муниципалитетами



Москва

Ульяновский косметолог искала любовь на шоу «Давай поженимся!»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net