Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июль
2019

Инжир — файдалы җимеш

0

Тутчалар семьялыгыннан аз тармаклы, юан, сөтчел сыекчалы ботаклы куак яки зур булмаган агач. Яфраклары алмаш торышлы, түгәрәгрәк, өч-җиде калаклы, озынлыкка — 15 см га, киңлеккә 12 см га кадәр, өстән куе яшел, кытыршырак, астан соргылт-яшел, йонлач, озын юан саплы. Чәчәкләре груша формасындагы кабарынкы, итләч төркемнәргә җыелганнар.Үсемлек ике өйле. Ата чәчәк төркемнәре эчендә шөпшә-бластофаглар яши, алар чәчәкләрне серкәләндерә.Ана чәчәк төркемнәреннән фиглар,яки инҗир җимешләре хасил була.Җимешләре — бергә укмашып үскән сары яки шәмәхә тәлгәшләр тукымасына күмелгән кечкенә чикләвекләр. Апрельдән августка кадәр 2—3 тапкыр чәчәк ата, җимешләре июньнән октябрьгә кадәр өлгерә.

Кыргый формалары Урта Азиядә һәм Кавказда очрый. Бик борынгы заманнарда ук культуралаштырылган. Ул Урта Азиядә, Кавказда, Кырымда, Украинаның көньягында, Молдовада үстерелә.

Инҗирнең азык һәм медицина өчен әһәмиятле өлешләре — ана җенестәге җимеш төркемнәре. Аларда шикәрләр (40% чамасы), нигездә, глюкоза һәм фруктоза, пектин (1% чамасы), лимон, алма, уксус, бор һәм аскорбин кислоталары (1% чамасы), каротин, В1 һәм В2 витаминнары, калий (1160 мг%), кальций (227 мг%), магний (117 мг%), тимер (46 мг%), төрле ферментлар бар.

Инҗир җимешләренең йомшарткыч һәм сидек кудыргыч үзлекләре борынгыдан ук билгеле. Аларны ашкайнатуны яхшырту өчен дә кулланганнар.

Инҗирдә клетчатка күп (6% тан артыграк), шунлыктан аны ашказаны-эчәк трактының кискен ялкынсыну авырулары вакытында, шикәре булганлыктан — шикәр авыруы булганда кулланырга ярамый. Ул шулай ук подагра белән авырганда да тәкъдим ителми, чөнки анда кузгалак кислотасы күп (100 мг% ка кадәр). Калийга бай булганлыктан, ул йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан бик файдалы. Инҗир җимешләрендә фицин ферменты бар, шуңа аны тамыр тромбларыннан кулланырга ярый.

Хәзерге вакытта инҗир кайнатмасын яки вареньесын тир кудыргыч һәм тән температурасын киметүче чара буларак файдаланалар. Сөттә яки суда пешерелгән җимешләре кайнатмасы (1 стакан сөткә яки суга 2 аш кашыгы җимеш) ангинадан, карлыкканнан һәм коры ютәлдән — тамакны чайкау өчен, ә какыртучы чара буларак, трахеитлар һәм бронхитлардан эчү өчен яхшы чара булып исәпләнә

Әрмән халык медицинасында ютәлдән, шулай ук эч киткәндә инҗирнең кипкән яфраклары кайнатмасын кулланалар, Грузиядә инҗир һәм кычыткан яфраклары кушылмасын, кайнатып, дизентериягә каршы кулланалар. Инҗир согы (сөтле) яраларны дәвалау һәм бетчәләрне бетерү өчен файдалы. Инҗир чикләвекләре йомшарткыч чара буларак билгеле — эч катканда аларны бер тапкыр кабул итү өчен 10—15 әр г бирәләр.

Инҗирнең өлгергән җимешләреннән Грузия фармацевтлары куе легвини экстракты әзерләделәр. Ул кара-көрән, хуш исле һәм тәмле боткадан гыйбарәт. Легвини җиңелчә сидек кудыру сыйфатына ия. Мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары системасы декомпенсацияләнгән авыруларда сидек чыгу 50% ка арткан. Тәкъдим ителә торган дозасы — көнгә (иртән) бер тапкыр 100 г. Препарат туклыклы булганлыктан һәм тискәре тәэсир итмәгәнлектән, аны озак вакыт кулланырга ярый.

Җәй көне өлгергән уңышта орлыксыз оешма җимешләр күп була. Аларны яңа җыелган килеш ашау яки консервлау яхшырак. Киптерү өчен бары тик көз көне (август-сентябрь) өлгергән орлыклы оешма җимешләр генә яраклы. Алар иң яхшы сыйфатларга ия дип санала.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Москва и Пекин подписали программу сотрудничества на 2024-2026 годы


Спорт в России и мире
Москва

Военно-спортивный фестиваль Росгвардии в «Лужниках» собрал более 20 000 москвичей и гостей столицы


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Анна Курникова

Курникова показала трогательные фото Энрике Иглесиаса


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Сергунина сообщила о запуске онлайн-проекта об истории цифровизации Москвы





Путин в России и мире
Москва

СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко обратился к Рамафосе




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Трамп назвал Зеленского «величайшим торговцем» и пообещал разобраться с траншами Киеву


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Григорий Лепс

StarHit: Лепс приехал на премию МУЗ-ТВ с невестой, 18-летней студенткой МГИМО



Москва

Великий строитель военных объектов генерал Александр Косован спас тысячи жизней

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net