Чаллыдагы башкорт җәмгыяте “карга боткасы” йоласын уздырды
Әлеге җәмгыять җитәкчеләре әйтүенчә, 2010 елгы җанисәп нәтиҗәсендә Чаллыда 13 меңгә якын башкорт гомер кичерә. Шулай да соңгы елларда Чаллыдан туган җирләре булган Башкортстанга кайтып китүче гаиләләр дә күренә башлаган.