Добавить новость
123ru.net
World News
Ноябрь
2014

Ветераннарга медаль тапшырылды

0

Ветераннар үзәгендә Бөек Ватан сугышы чорында Белорусия фронтында булучы һәм “әфган”чы әлмәтеләр өчен тантана булып узды. Аның барышында сугыш ветераннарына “Беларусия республикасын немец фашистларыннан азат итүгә 70 ел” һәм Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел уңаеннан булдырылган медальләр тапшырылды.

 Сугыш. Нинди һәм кайчан гына булса да, ул һәркемгә кайгы-хәсрәт, югалтулар, күз яшьләре алып килә. Белорус халкы сугышның беренче көннәреннән үк әлеге газапка дучар була. Территория бары тик 1944 елның июль аенда гына тулысынча дошманнан азат ителә. Белорусиядә барган сугышларда 2,6 миллион кеше һәлак була.

 Мондагы мәхшәрнең шаһитлары елдан-ел кими бара.  “Беларусия республикасын немец фашистларыннан азат итүгә 70 ел” медаленә төбәгебезнең 27 сугыш ветераны лаек булган. Тантанага аларның унысы гына килә алды. 14 енә лаеклы бүләк өйләренә барып тапшырылды, ә өчесе вафат булу сәбәпле, медальне күрә алмады.

Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, Белорусиядәге җиңүнең әһәмиятен ассызыклап, сугыш хатирәләрен яшь буынга тапшыру кирәклеген, аларның Бөек Җиңүнең нәрсә бәрабәренә ирешелгәнлеген аңлап-белеп үсәргә тиешлеген билгеләп үтте.  Юбилей медале ветераннарыбыз Исхак Вәлиев, Ризатдин Галиев, Шаһит Гарифуллин, Гасимә Курносова, Габдрәфыйк Миргаязов, Хәтмулла Мөхәммәтҗанов, Зәкия Туешова, Николай Федотов, Ниҗад Шәңгәрәев, Фатыйма Яхинаның сугышчан бүләкләрен тагын бергә арттырды.

–  Бүгенге көн турында хыялланмаган да идек, пенсия җитмәде, ачлы-туклы яшәдек. Ниһаять, ветераннарга игътибар артты, һәрберебез кайгыртучанлык тоеп яши, Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмады. Әлеге бүләк моның бер мисалы, – диде шәһәр һәм районның ветераннар советы рәисе Васыйл  Хуҗәхмәтов.

Хәрби комиссар Ришат Сабиров әфган сугышында интернациональ бурычларын үтәгән якташларыбызның да яшьләргә үрнәк булуын искәртеп, аларга да рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм  юбилей медальләрен тапшырды.

 

Исхак Вәлиев, сугыш ветераны:

– Мин сугышка 1942 елда 16 яшемдә үзем сорап киттем. Ул канкойгыч еллар онытырлыкмы соң?! 42 нең ноябреннән 1 нче Белоруссия фронтының артиллерия полкында көрәшә башладым. Нык яраландым һәм контузия алдым. 1945 елның 25 апрелендә Рейхстагны штурмлауда да катнаштым. Җиңү җиңел бирелмәде. Күпме фронтташ дусларны югалттык. Беларуссияне фашистлардан азат итүгә 70 ел уңаеннан медаль чыгарылуга һәм аның безгә бирелүенә без бик шат. Бу тарихны, димәк, безнең онытмаулары турында сөйли.

 

  Виктор Щацких, майор:

– Мин ветераннарны бүген тантанага җыюларына бик шат. Бөек Ватан сугышы ветераннары безгә һәрвакыт үрнәк булды. Без дә сугышта катнашырбыз дип бер тапкыр да уйламаган идек. Әфган сугышында башта интернациональ бурыч үтәдек, аннан ярдәм кулы суздык. Мин беренче класслы хәрби очучы булдым. Ул елларны искә төшерү бик авыр. Төрле операцияләрдә катнашырга туры килде. Беренчесендә үк Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләндем.  Икенче бүләк – Сугышчан Кызыл Йолдыз ордены белән күп кеше котлады, әмма ул миңа һаман да килеп ирешмәде. Сугыш ветераннары белән әфганчыларны үткәннәр һәм бүгенге берләштерә. Киләчәктә сугышлар булмасын дип телим. Украинадагы мәгънәсез сугышны да тизрәк туктатсыннар иде. 

Ирина Апачаева

Автор фотолары






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net