Добавить новость
123ru.net
World News
Ноябрь
2014

Диңгез кәбестәсе (ламинария)

0

Ашарга ярый торган диңгез суүсеме. Күпчелек очракта аны киптерәләр, чөнки 80 процент очракта ул судан тора. Әмма киптергәндә ул үзенең файдалы үзлекләрен югалтмый, витаминнарны һәм минералларны саклый. Аның составында фосфор, төрле микроэлементлар, клетчатка күп. Анда йод күп булу сәбәпле, ламинария калкансыман биз эшен җайга сала. Шул ук вакытта кәбестәдә A, B1, B11, B12, В5, В9 витаминнары, тимер, натрий, калий, марганец кушылмалары бар.

Япон галимнәре күп кенә тикшеренүләр үткәргәннән соң диңгез кәбестәсенең сөт бизендәге яман шешне туктатырга сәләтле булуын да ачыклаганнар.

Даруханәләрдә киптереп сатыла торган ламинарияне эч катудан файдаланалар. Моның өчен бер чәй кашыгы кипкән ламинарияне көнгә бер тапкыр 1 стакан су белән эчеп җибәрергә кирәк. Даими рәвештә шулай эшләгәндә организм зарарлы матдәләрдән чистарачак, матдәләр алмашы нормага киләчәк.

Тартылган, җыерчыкланган тирене дәвалау өчен дә менә дигән хәзинә ул! Моның өчен 1-2 аш кашыгы киптерелгән диңгез кәбестәсен кайнаган су белән җебетәләр. 15-20 минут дигәндә аның күләме 5-6 тапкыр артачак. Әзер катнашманы авыру тирегә сөртеп, 15-20 минут тотарга кирәк. Шул рәвешле биткә маска да ясарга була. Атнага ике тапкыр шулай эшләгәндә, тән тиресе яшәреп, матурланып китәчәк. Ә тартылган җирләре үз урынына кайтачак. Бу бигрәк тә бала тапкан хатын-кызлар өчен мөһим.

1 чәй кашыгы киптерелгән диңгез кәбестәсенә ярты стакан кайнаган су салырга кирәк. Кәбестә бүртеп чыккач, шушы катнашманы эчеп, нервларны тынычландырырга була. Йокы алдыннан эчсәң – йокысызлыктан булыша.

Диңгез кәбестәсе кан тамырларын ныгыта, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, кан басымын нормальләштерә. Аны көндәлек туклану ризыкларына кушып ашаганда, организмдагы холестерин күләме кимеячәк.

Ревматоид авыруларыннан да бик файдалы бу табигать хәзинәсе. Мисал өчен, авырткан билне түбәндәгечә дәвалыйлар: 2 аш кашыгы коры ламинарияне 1 литр кайнар суга салып, термоста тоталар. 10 сәгать төнәтәләр. Соңыннан шушы катнашманы авырту урынга сөртәләр. Җылы әйбер белән төреп куялар. Ә аякларны шушындый ваннада тоту сызлануларны бетерергә ярдәм итә.

Диңгез кәбестәсе белән салат

1 банка диңгез кәбестәсе, 4 пешкән йомырка, 1 уртача зурлыктагы суган, 2-3 тозлы кыяр, яшел борчак, 2 пешкән бәрәңге, каты сыр, майонез.

Йомырканы, суганны, бәрәңгене, кыярны турарга, сырны эре кыргычтан чыгарырга һәм барысын бергә болгатырга. Диңгез кәбестәсе кушып майонез белән бутарга.

vatantat.ru сайтыннан






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net