Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2014

Район үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә булды. (ФОТО)

0

Район үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә  булды. Анда авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм мәктәпләр сәүдә итте. Ярминкәдә авыл нигъмәтләре гадәттәгедән түбәнрәк бәягә сатылды.

 

Сәүдә рәтләрен иртәдән халык сырып алды. “Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгы 8 сумнан гына саткан орлык бәрәңгесен  чират торып, бер сәгать дигәндә алып бетерделәр. “Хузангай”, “Яшь көч”, “Кызыл Шәрык-Агро”, “Түбән Кәчи” хуҗалыклары, Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы, фермерлар алып чыккан бөртеккә дә хуҗалар тиз табылды. Бәясе дә күңелгә ятарлык иде шул. Тавык җиме 6 сумнан 8 сумга чаклы булса, көрпә – 5, арпа – 6, солы 7 сумнан китте. Печән һәм салам олаулары да тиз хуҗалы булды.

Кирәксенүчеләргә сарыклар, кызыл тавыклар, килосы 230 сумнан мөгезле терлек ите тәкъдим ителде. Бал сатучылар янында да халык мәш килде.

 

–Балның бәясе төште шул. Без аны хәзер  өч литрлы банкасын 900 сумнан сатарга мәҗбүрбез. Ә бит күпме хезмәт куярга, тир түгәргә  кирәк бал алу өчен,–ди Юхмачыдан һәвәскәр умартачы Валерий Салеев.

Мәктәпләр төрле яшелчә, сөт, йомырка, үсентеләр сатты ярминкәдә. Хлебодаровка мәктәбе симез-симез үрдәкләрне тереләй 250 сумнан гына  бирде.

 

Иске Чаллы  авыл җирлеге вәкилләре исә халыкка бәйрәм ясадылар – теләгән һәркемне бушлай коймак һәм кайнар чәй, гөбәдия белән сыйладылар.

Ярминкәгә өлкәннәр күп килгән иде. Яңа Чаллыдан Зәлифә апа белән Әсхәт абый Гайфуллиннар, теләгән бар нәрсәбезне дә алдык, диештеләр. Кәрәзле бал белән, сөт ризыклары белән запасланганнар. Базарлы Матактан Нурия апа Гатина белән Наҗия апа Хәйруллина да ярминкәләрне көтеп алалар икән.

 

–Товарлар арзан, сыйфатлы. Ешрак оештырылсын иде мондый ярминкәләр,–ди алар.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net