Башняларны суык кышка әзерлиләр
“Әлки коммуналь челтәрләр” җәмгыяте эшчеләре су башняларын кышкы сезонга әзерләү белән мәшгуль.
Алар райондагы 60 лап башняның торышын тикшерәләр, су акса, ямый-төзәтә, су туңмаслык итеп җылыталар. Бу эшләрне аеруча оста итеп экскаваторчы Хәйруллин Мөнир, эшчеләр Сәлахиев Айрат, Гатин Айрат башкара.