Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее бишенче социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесе җиңүчесе булды
Бүген Казанда “РИТЭК” ААҖ һәм “Лукойл” хәйрия фондының бишенче социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы төстә тәбрикләү чарасы үтте. Анда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Лукойл” нефть компаниясе ААҖ президенты Вагит Алекперов катнашты.
Бәйге 4: “Экология”, “Туган як”, “Мәдәният һәм спорт”, “Мәрхәмәтлелек” номинацияләрдә буенча үткәрелде. Елдан-ел бәйгедә катнашучылар да аның грант фонды да үсә бара. Старт алган 2010 елда бәйгенең грант фонды 15 млн. сум белән исәпләнсә, быел ул 25 миллион сумга җитте. Җиңүчеләр дә, 2010 ел белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк, алар саны быел – 147 . Бу бәйгегә җибәрелгән 800 эштән сайлап алынган иң-иңнәре. Әлеге мәртәбәле бәйгедә ел саен безнең районнан катнашкан проектларның да җиңү яулап килүе куанычлы. Быел “Туган як” номинациясендә шәһәребезнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән проект җиңү яулады.