Зәйдә яшьләр сәясәте, патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Бүген Зәйдә яшьләр сәясәтен формалаштыру, патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча эшләүче барлык оешма, учреждениеләр, җаваплы хезмәткәрләр катнашында түгәрәк өстәл утырышы үтте. Анда яшьләр сәясәте буенча яшьләр эшләре идарәсенең 9 айлык эш нәтиҗәләре каралды, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдәге проблемалар тикшерелде, патриотик тәрбиянең яшьләр арасында ни дәрәҗәдә алып барылуы, алга таба бу юнәлештә үзенчәлекле эш алымнары куллану турында фикер алышулар булды, студентлар хезмәт отрядларын оештыру мәсьәләләре каралды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә бер максатта эшләү өчен бердәмлекнең, үзара тыгыз элемтәдә торуның җитенкерәмәве ассызыкланды. Утырышны алып баручы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова нәтиҗәле эш өчен һәр мәктәп, оешманың үз эчендә генә кайнавы җитми, бергәләшеп, даими төстә үтемле чаралар оештыру кирәк, диде. Барлык субъектларны оешып эшләргә чакырды.